Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Актив райондашларыбыз археологлар белән бергә экспедициягә чыкты

Алдан хәбәр иткәнебезчә, академик Альберт Борһанов җитәкчелегендә теләгән һәркем район авыллары буйлап экспедициягә чыга ала. Бүген әлеге эзләнү эшләре Түбән Табын авыл җирлелкәрендә дәвам итә. Бертөркем райондашларыбыз махсус палаткалар корып, табигать кочагында казу эшләре алып бара.

Археологлар инде кайбер табылдыкларга тап булган. Экспедициядә катнашучылар әйтүенчә, Мөслим районы җирләре, хактан да, тарихи кыйммәткә ия булган экспонатларга бай икән. Бу табылдыклар аша безнең җирләргә беренче булып аяк басучылар турында да мәгълүмат алырга була. Нәтиҗәләрне игътибарыгызга җиткерербез, дип ышандыра алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев