Ак ромашка көне
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдиме белән 24 март туберкулезга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә бу көнне Ак ромашка көне дип тә беләләр. Туберкулез – дөньяда киң таралган инфекцияләрнең берсе. Район үзәк хастаханәсе табиб-фтизиатры Фәрит Шәңгәрәев белән әңгәмәбез авыруның билгеләре, аны кисәтү турында.
– Фәрит Габдуллович, туберкулезны башлангыч чорында ук ничек белеп була?
– Әлеге йогышлы авыруны туберкулез таякчыклары китереп чыгара. Туберкулез барлык эчке әгъзаларда, сөякләрдә, хәтта күзләрдә дә булырга мөмкин. Иң таралганы һәм иң куркынычы – үпкә туберкулезы. Үпкәдә туберкулез булган очракта, аны китереп чыгаручы таякчыклар – туберкулез микобактерияләре – ютәлләгәндә, какырык килгәндә, һавага эләгә һәм әлеге һаваны сулаган кешеләрдә үпкә туберкулезы килеп чыгарга мөмкин.
– Үпкә тубер-кулезының аңа гына хас билгеләре бармы?
– Кызганычка каршы, юк. Авыру үзендә туберкулез булганын башлангыч вакытта белмәскә дә мөмкин. Коры ютәл, какырык, югары булмаган температура (37,1-37,5 градус), ябыгу, тиз ару, тирләү туберкулезга гына түгел, башка авыруларга да (ОРВИ, ОРЗ, грипп һ. б.) хас.
– Үпкә туберкулезы башланганны ничек белеп була?
– Моның өчен вакытында флюорография үтеп торырга кирәк. Бу таләп “Туберкулезга каршы көрәш һәм туберкулезны туктату турында”гы 77нче санлы Федераль законда билгеләнгән. Закон буенча Россиядә 14 яше тулган һәр граждан профилактик флюорография үтәргә тиеш. Үз вакытында флюорография үткәндә, үпкә туберкулезы гына түгел, үпкәдәге башка авырулар да ачылана. Шуларның иң куркынычы һәм еш була торганы – үпкә яман шеше. Вакытында флюорография үтү үпкә авыруларын башлангыч чорында ачыкларга мөмкинлек бирә. Һәр кешенең флюорографиясен ике табиб-рентгенолог укый. Флюорографиясендә үзгәрешләр табылган кешеләр кабат тикшерелә. Аларны участок шәфкать туташы яисә ФАП фельдшерлары чакыра.
Еш салкын тидерүчеләр (бронхиаль астма), шикәр чире, ашказаны һәм уникеилле эчәк авыруы белән интегүчеләр, нерв һәм психик авырулары булганнар, аракы белән күп шаяручылар, наркотик кулланучылар, ВИЧ-инфекция белән исәптә торучылар флюорографияне ешрак – кайберләре елга бер тапкыр, кайберләре 6 ай саен үтәргә тиеш.
– Районда үпкә туберкулезы белән авыручылар бармы?
– Район буенча 2019 елда туберкулез белән авыручы исәпкә алынмады. 2018 – дүрт авыру ачыкланды. Алар барысы да туберкулезга каршы көрәш диспансерының Әлмәт филиалында үпкә туберкулезы бүлегендә дәвалана. Бүген районда туберкулез белән авыручы 13 кеше исәптә тора.
– Авыруны дәвалау озакка сузыламы? Ачык формадагы туберкулез булган авырулар белән аралашкан кешеләргә нишләргә?
– Андый авыру белән аралашкан очракта иң элек флюорография үтәргә (чираттан тыш), туберкулез пробалары (кан, сидек, какырык анализлары) бирергә кирәк. Анализлар шикле булган очракта 2 айдан 3 айга кадәр дару эчәргә тәкъдим ителә. Андый карарны табиб-фтизиатр кабул итә.
– Үпкә туберкулезы буенча ничә ел тикшерелеп торырга кирәк?
– Әлеге авыруларны үзәк табиблар комиссиясе (ЦВК), туберкулезга каршы көрәш диспансеры исәпкә ала. Андый авырулар 1 елдан 2 елга кадәр дәваланырга тиеш.
Авыруны исәптән төшерү турындагы карарны да шул ук табиблар комиссиясе кабул итә. Исәптән төшкән граждан, үпкә туберкулезы кабат башланмасын өчен, 1 елдан 3 елга кадәр тикшерелеп торырга тиеш.
– Туберкулездан тулысынча дәваланып буламы?
– Әйе. Тик авыруның башлангыч чорында ук ачыклануы кирәк. Чөнки иртә срокта ачыкланган туберкулез дәвалануга тизрәк бирелә. Түземлек һәм даруларны вакытында кабул итү сорала. Сәламәтлегегезгә игъти
Әңгәмәдәш – Мөнирә
Арсланова.
Фото – район үзәк хастаханәсе
архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев