Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Әфганчылар истәлегенә митинг

Райондашларыбыз катнашында әфган сугышында катнашкан якташларыбыз истәлегенә багышланган чара оештырылды.

Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында әфганчылар көненә багышланган митинг булды. Моннан 34 ел элек Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгару тәмамланган көн бу. Чарага әфган сугышы, хезмәт ветераннары, райондашлар җыелган иде.

Митингны район башлыгы Альберт Хуҗин ачты. 

-128 райондашыбыз шушы сугышларда катнаша, шуларның алтысы яу читендә ятып кала. Инде Бөек Ватан сугышы ветераны да районда берәү генә калды. Эстафетаны әфган сугышы ветераннары ала. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә аларның роле зур. Махсус операциядә катнашучы егетләребез дә исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде, - диде чыгышында.

Сугыш кырларында башларын салган райондашларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Хәмидуллин яшь буынга беренче чиратта әти-әни тәрбиясенең йогынтысы зур булуын әйтте. Әти-әнигә хөрмәтле булып үскән бала, илгә авырлык килгәндә, аны якларга чыга, дигән фикерен җиткерде.

Әфган һәм интернациональ сугыш ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Данил Госманов бу көннең алар өчен зур бәйрәм булуын ассызыклады.

- Безнең егетләр кырыс шартларда хезмәт итсәләр дә, сынмадылар, сыгылмадылар, хәрби бурычларын намус белән үтәделәр. Без хәзер дә аралашып, очрашып торабыз, бер-беребезгә ярдәм итәбез, - диде ул.

Әфган сугышы ветераны, "Кызыл йолдыз" ордены кавалеры Маис Шәриповның тормыш иптәше Илсөя ханым Шәрипова бик дулкынланып хис-кичерешләре белән уртаклашты. Йорт диварына элмә такта куйган көн - гаилә тарихында онытылмаслык хатирә булып кереп калган. Чараны оештыруда катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

Митингта катнашучылар Әфган сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә чәчәкләр салдылар.

Наилә Сәлахова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев