Мөслим-информ

9 август көнне районыбызда төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр

Традиция буенча агустның икенче якшәмбесендә төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте хезмәтчәннәрен хөрмәтләде. Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Муллин катнашты. Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан җәмгыятьнең баш инженеры Фазыл Ягъфәр улы Морзаханов "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исемгә...

Традиция буенча агустның икенче якшәмбесендә төзүчеләр һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан "Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы" җәмгыяте хезмәтчәннәрен хөрмәтләде. Тантаналы чарада район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 55 яше тулу уңаеннан җәмгыятьнең баш инженеры Фазыл Ягъфәр улы Морзаханов "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм юбилейлары уңаеннан ташчы Фиргать Хаҗип улы Хаҗиев, кирпеч заводы директоры Радик Разин улы Ханов, мастер Анна Михайловна Глушенкова - РФ Төзүчеләр берлегенең "Төзелеш даны" (Строительная слава") күкрәк билгесе, измә ясау операторы Тәлгать Самат улы Рәхимов ТР Төзүчеләр берлегенең "Татарстанның мактаулы төзүчесе" күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Кирпеч заводы эшчесе Мөслимә Әхмәтсалих кызы Хаҗиевага һәм кадрлар бүлеге мөдире Равилә Флүр кызы Андреевага - РФ Төзүчеләр берлегенең Мактау грамотасы, шофер Илдар Шәкүр улы Бариевка ТР Төзүчеләр берлегенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: