Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме Россиядә һәм шул исәптән Татарстанда 2009 елдан билгеләп үтелә. Тирән мәгънәгә ия гаилә төшенчәсен ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләренә генә кайтарып калдырырга ярамый. Дөньяга карашлары төрле булып та, уй-кичерешләре, шатлык-борчулары уртак булган, бер-берсен үзара хөрмәт иткән кешеләр гаилә булып берләшә.

Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә.  Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы, җәмгыятьнең тынычлыгына һәм гармониясенә нигез булып тора. Безнең һәрберебез өчен бу көн якыннарыбызга, туганнарыбызга, әти-әниләр һәм балаларыбызга игътибар бирү, үзеңне ныклы һәм чиксез бәхетле гаилә итеп тояр өчен яхшы сәбәп булуын телибез. 

Бу матур көнне сезгә, хөрмәтле мөслимлеләр, ныклы сәламәтлек, рухи ныклык, барлык башлангычларыгызда уңышлар, бәхет һәм иминлек телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев