Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

50,1 процент райондашыбыз спорт белән шөгыльләнә

Узган ел мөслимлеләр 1 тапкыр – Европа, 9 мәртәбә – Россия, 47 тапкыр республикакүләм бәйгедә катнашканнар. Ярышлардан 53 райондашыбыз призлы урын белән кайткан, 17се чемпион исемен алган. “Мөслим районында яшәүчеләрнең 50,1 проценты системалы рәвештә спорт белән шөгыльлләнә”, – ди яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров. Бу күрсәткеч белән район республикада 6 урынга чыккан.

Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 18 район арасында – алтынчы, ГТО нормативларын тапшыру буенча Мөслим районы республикада өченче урында бара. Әлеге саннар район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә караган оешмаларның коллегиаль җыелышында китерелде. 
Җирлегебездә 487 бала спорт мәктәбендә шөгыльләнә. 114 спортчы разряд үтәгән, 2 райондашыбыз спорт мастерына кандидат исемен алган. Алай гына да түгел, мөслимлеләр бүген Россия җыелма командасы составында район, республика исемен таныта. Өлкәннәр дә калышмый. 19.00 сәгатькә кадәр универсаль спорт залы балалар өчен эшләсә, алардан соң бирегә өлкәннәр килә. Кайсы тренажер залында шөгыльләнә, кайсы бадминтон, баскетбол яки волейбол уйный. “Элек халык бәйрәм алдыннан кибеткә барса, хәзер спортзалга йөри”, – ди И. Яббаров. “Хөкүмәт тарафыннан да игътибар артты”, – ди спортчылар. Узган ел гына республика хөкүмәте ярдәме белән 250 мең сумлык инвентарь кайткан! 
– Соңгы елларда спорт юнәлешендә күләмле матди ресурслар туплый алдык. Мәктәп спортзалларына ремонт үткәрелде, футбол, баскетбол мәйданчыклары ясалды, – диде район башлыгы. – Универсаль спорт залын сафка бастырдык, “Аргамак” ат спорты мәктәбе эшли. Быел – бассейн, киләсе елда чаңгы базасы төзеләчәк. Халыкның эчке дөньясына, рухи тормышына игътибарны арттырырга, иҗтимагый киңлекләргә, төрле чараларга күбрәк тартырга кирәк. 
Яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегенә узган ел иҗтимагый киңлекләрдә төрле чаралар үткәрү дә йөкләнде. Массакүләм мәдәни һәм спорт чаралары дирекциясе шул максаттан төзелде. Егет-кызлар бүген парк-скверларга халыкны күбрәк тарту йөзеннән атна саен кызыклы чаралар оештыра. 
“Яшьләр” дигәндә 14-30 яшьтәгеләр күздә тотыла. Районда аларның саны – 3497 кеше. Яшьләр сәясәте юнәлешендә районда “Мизгел” яшьләр үзәге һәм “ФОРПОСТ” оешмасы эшли. “Мизгел” яшьләр үзәге узган ел йөздән артык чара үткәргән. “Игелек уят!” волонтерлык хәрәкәтен оештыручылар да – “Мизгел” яшьләре. “ФОРПОСТ” эшен патриотик тәрбия юнәлешендә алып бара. Егет-кызлар тәртип саклау эшендә дә булыша. 
– Безнең бурыч – сәләтле балалар һәм лидерлар белән мәктәптән тыш эш алып бару, һөнәр сайлауда булышу, яшьләрне социаль яктан яклау һәм мәнфәгатьләрен кайгырту, – ди И. Яббаров. – Яшьләрнең күпчелеге социаль челтәрләрдә “утыруын” исәпкә алып, без дә цифрлы мохитне өйрәнергә тиеш булабыз. 
Җыелышта физик культура һәм спорт өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров (рәсемдә) “ТР спорт һәм физик культура отличнигы” билгесе белән бүләкләнде. Билбау көрәше буенча разрядлар нормасын уңышлы тапшырганнары өчен Илшат Фазлыев белән Илдар Сәетгалиевка “Россия спорт мастерына кандидат” исеме бирелде. Районның яшьләр сәясәтен үстерүгә өлеш керткәне өчен – “Мизгел” яшьләр үзәге белгече Эльвира Заһидуллина һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга һәм яшь буында велоспортка мәхәббәт тәрбияләүгә өлеш керткәне өчен Әмин Сираҗетдинов район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды. Ветераннарын да хөрмәтләде спортчылар: Марсель Юнысов белән Павел Устеряковка истәлек бүләкләре тапшырылды. 
Римма Афзалова. 
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X