Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

26 нче июнь бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне

26 июньдә Россия Федерациясендә "Россия Юристлар ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Татарстанда бу көнне халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Җәмәгать палатасы кабул итү...

26 июньдә Россия Федерациясендә "Россия Юристлар ассоциациясе" иҗтимагый оешмасы тарафыннан игълан ителгән чираттагы Бөтенроссия халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.


Татарстанда бу көнне халыкка бушлай юридик ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең Төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Җәмәгать палатасы кабул итү бүлмәсендә, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетында, "Бердәм Россия" партиясенең район (шәһәр) бүлекләре кабул итү бүлмәләрендә. Халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә - барлыгы 57 пунктта эш көне дәвамында Казанда - 9.00-17.00, районнарда һәм башка шәһәрләрдә - 8.00-16.00 сәгатьләрдә күрсәтелә. Районыбызда бушлай юридик ярдәм күрсәтү "Бердәм Россия" партиясенең Мөслим бүлекчәсендә уза. 8.00 - 11.00 сәгатькә кадәр нотариус ярдәмчесе Гөлназ Насифуллина ярдәм күрсәтәчәк, 11.00 - 16.00 сәгатькә кадәр адвокат Рамил Латыйпов булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев