Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

25 март – Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне

Район башлыгы Рамил Муллин котлавы

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре,  мәдәният ветераннары!

Гомерен халкыбызның сәнгатен, мәдәниятен саклауга, үстерүгә багышлаган һәркем бүген һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Кешелекнең рухи дөньясын яктыртып, тормышыбызга матурлык бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбриклим. Сез хезмәтегез белән туган җиребезнең, туган телебезнең бөеклегенә дан җырлыйсыз,   халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен    саклауга, аларны  киләчәк  буыннарга тапшыруда намуслы хезмәт куясыз. Сезнең эшчәнлекне без республикакүләм яулаган җиңүләрегез,  районыбыз данын чит төбәкләргә яңгыраткан  уңышларыгыз аша  бәялибез. Мәдәниятнең халыкта бердәмлек хисләрен уятуда, җәмгыятьтә, сәясәттә  тоткан урынын бәяләп бетерү мөмкин түгел. Бүген сәнгать дөньясы мәдәният әһелләреннән  җәмгыятьнең  милли үзаңын үстерү,  кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, миллипәрвәрлек, туган җиребезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре уяту кебек кыйммәтле төшенчәләрне алга куеп,  матурлык дөньясына ныклы, ышанычлы  адымнар  белән атлауны сорый. Шунысы куанычлы, мәдәният өлкәсендә әлеге таләпләргә җавап бирерлек, үз эшләренең чын фанатларына әверелгән  сәләтле, намуслы, үҗәт, тырыш, үз эшенә тугры булып калган  шәхесләр хезмәт куя.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Нәкъ менә сезнең энтузиазм  белән  күпме балаларның йөрәгендә сәнгатькә карата мәхәббәт уяна алды. Бүген йөзләгән балаларыбыз   сәнгать мәктәбендә мәдәният серләренә төшенәләр, иҗади яктан үсәләр, камилләшәләр, сәхнәдә җиңүләр яулыйлар. Кешелекнең тарихи һәм мәдәни мирасында хәзинә булдырып, талантларны барларга һәм ачарга, уникаль кыйммәтләрне аңларга, кадерен белергэ өйрәтәсез, матурлык дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Районыбызның мәдәнияте өлкәсендәге казанышлар – сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе.  Иҗади эзләнүләрсез яши алган, фантазиясез, сәнгатькә битараф кеше үзен  бүгенге мәдәнияттә беркайчан да таба алмас иде. Мәдәният хезмәткәрләре – алар үзләре генә белгән, аңлаган “башка” дөньяда яши торган үзенчәлекле халык. Шуңа күрә, беренче чиратта, аларга   иҗади көч-куәтнең ташып торуын телим. Мәдәниятне үз язмышына әверелдергән, күңел байлыгын халык белән бүлешкән һәр мәдәният хезмәткәренең иҗат чишмәсе үз юлын төрле яңа проектларда табар, районда сәнгатьне үстерүдә үзеннән даими  өлеш кертер дип өметләнәм. Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, ветераннары!  Сезне муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты, шәхсән үземнең исемнән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итеп, мәдәният өлкәсендә куйган намуслы хезмәтегез, үз эшегезгэ тугры калуыгыз   өчен рәхмәтләремне белдерәм. Сезгә  гаилә бәхете, сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, Мөслимебезнең  матур киләчәге хакына иҗади югарылык, райондашларыбызны  рухи, мәдәни яктан   баетуда уңышлар телим!

Рамил Муллин,

муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев