Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

25 март – Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне

Гомерен халкыбызның сәнгатен, мәдәниятен саклауга, үстерүгә багышлаган һәркем бүген һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

 Кешелекнең рухи дөньясын яктыртып, тормышыбызга матурлык бүләк итүче мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән ихлас тәбриклибез. Сез хезмәтегез белән туган җиребезнең, туган телебезнең бөеклегенә дан җырлыйсыз, халкыбызның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклауга, аларны киләчәк буыннарга тапшыруда намуслы хезмәт куясыз.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Нәкъ менә сезнең энтузиазм белән күпме балаларның йөрәгендә сәнгатькә карата мәхәббәт уяна алды. Бүген йөзләгән балаларыбыз сәнгать мәктәбендә мәдәният серләренә төшенәләр, иҗади яктан үсәләр, камилләшәләр, сәхнәдә җиңүләр яулыйлар. Районыбызның мәдәнияте өлкәсендәге казанышлар – сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе.  Мәдәният хезмәткәрләре – алар үзләре генә белгән, аңлаган “башка” дөньяда яши торган үзенчәлекле халык. Шуңа күрә, беренче чиратта, аларга иҗади көч-куәтнең ташып торуын телибез.

Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, кәеф күтәренкелеге, Мөслимебезнең матур киләчәге хакына иҗади югарылык, райондашларыбызны рухи, мәдәни яктан баетуда уңышлар телибез!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев