Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Тагын артты

2022нче елның 1 декабреннән электр энергиясе һәм газга бәяләр артты.

Тарифлар уртача 9 процентка артты. Бәя арту электр энергиясенә, газга гына кагыла. Салкын һәм кайнар суга, каты көнкүреш калдыклары өчен түләү үзгәрмәде. 2023нче елның 1 гыйнварыннан су өчен түләү якынча бер сумга төшәр, дип көтелә.

– Быел 1 июльдән электр энергиясе өчен түләү арткан иде. Ул вакытта бер киловатт электр энергиясе өчен бәя 2,88 сумнан 3,01 сумга күтәрелде. 1 декабрьдән исә бер киловатт электр энергиясе өчен бәя 3,28 сум тәшкил итте. Бәя артуны, ягъни чираттан тыш индексацияне хөкүмәт җылылык трассаларын, суүткәргечләрне, инфраструктураны яңарту белән бәйләп аңлата, – ди “Энергосбыт” оешмасы белгече Венера Микалина.
Газның бер кубометры өчен 1 декабрьдән 6,78 сум түли башладык. Аңа кадәр бәя 6,25 сум иде. “Ноябрь ае өчен газга элеккеге бәядән түләп була”, – дип ялгышмагыз.

– 1 декабрьдән зәңгәр ягулык өчен бәя яңа тариф белән исәпләнә. Узган айда газ өчен артыгы белән түләп куючылар булды. Тарифлар күтәрелү турында алдан хәбәр ителде. Газ өчен түләү квитанцияләрендә дә 1 декабрьдән бәянең артуы турында мәгълүмат бирелде.
Газга бәя арту инфраструктураны яңарту һәм газлаштыру программасын дәвам итүгә бәйле, – ди район газ участогы җитәкчесе Илнар Җиһангиров.
Быел тарифлар ике мәртәбә күтәрелү сәбәпле киләсе бәя арту 2024нче елның 1 июлендә генә булыр, дип көтелә. Тарифлар күтәрелү күпфатирлы торакны карап тоту һәм ремонтлау, капиталь ремонт өчен түләүләргә кагылмады.

– Әз генә пенсия арттырган булалар да, коммуналь түләүләргә дә, азык-төлеккә дә бәяне күтәрәләр. Киләсе елга тарифлар артмый, дип сөендерсәләр дә, бәя арту ялгыз яшәүчеләрнең кесәсенә сукмый калмый. Гаиләдә ике пенсионер яшәгәндә җиңелрәк, – ди Саимә Хәсәнова.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә ташламалар алга таба да сакланачак. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр гаиләнең уртача айлык кеременең 21 процентыннан артса, субсидия каралган.
Торак төренә (наем яки милек) бәйсез рәвештә, барлык категория гражданнарның да компенсация алу хокукы бар.
Бердәнбер шарт – коммуналь хезмәтләргә түләү буенча бурычлар булмаска тиеш.

Лилия Шәймиева

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев