Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне (+фоторепортаж)

Мөслим үзәгендәге мемориаль комплекста Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан чара оештырылды.


Елдагыча бу көнне районның сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына оешма-предприятие, мәктәп коллективлары җыелды. Чарага килүчеләрне район башлыгы Альберт Хуҗин сәламләде. 
– 22 июнь – илебездәге иң фаҗигале даталарның берсе. Моннан 82  ел элек фашист Германиясе СССРга һөҗүм итә. Бөек Ватан сугышында 27 миллион совет гражданының гомере өзелә. Кешелек тарихындагы коточкыч куркыныч, иң канкойгыч сугыш була ул. 22 июнь шаярып күңел ача торган көн түгел. Бу көнне бер минутлык тынлык та, сөйләгән сүзләрдән көчлерәк булырга мөмкин. Бүген бөтен ил буенча бер минут тынлык игълан ителә. Һәр шәһәр, районда  хәтер шәмнәре кабызыла. Корбаннар истәлегенә бөтен ил буенча матәм чаралары уза. Кешеләр һәйкәлләргә чәчәкләр сала, кабаттан хәтер белән күпптән булган вакыйгаларга кайтып килә. – диде район башлыгы.
Чара ахырында Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.

Лилия Шәймиева фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев