Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

2020 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең Голамәләр шурасы 2020 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итте.

24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.
Республикадагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, тәравих намазын бары өй шартларында гына укырга мөмкин булу билгеләп үтелде. Бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә, дип санарга кирәк.
Зәкят түләү өчен дин әһелләре нисабны 280 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум. Сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде. 
2020 елның 18 мартында расланган чаралар нигезендә күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да кертелә. 
Ураза бәйрәме уңаеннан гает намазын уку хакында нәзарәт өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев