Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

2014 елга нәтиҗә: Социаль ипотекага – яңа сулыш

Республикабызда 2005 елдан бирле тормышка ашырылучы социаль ипотека программасы 100 меңнән артык кешене тораклы итте. Шуларның өчтән бере фатирларны Казаннан алды. Әмма соңгы елларда программа республикабыз районнарында шактый уңышлы эшләп килсә дә, башкалабызда бу башлангыч зур кыенлыклар белән очрашты. Төп проблема - социаль торак төзелеше өчен шәһәрдә урын булмау.

Быел социаль ипотека программасы яңа сулыш алды. Урман аръягы бистәсендә "Салават күпере" микрорайоны төзелә башлады. Биредә 400 гектар мәйданда 1,4 миллион квадрат метр торак сафка бысачак, нәтиҗәдә 50 мең кеше фатирлы булачак. Социаль инфраструктурага килгәндә, 14 балалар бакчасы, 6 мәктәп, хастаханә һәм ашыгыч ярдәм станциясе, янгын сүндерү часте төзеләчәк.

Гаилә кыйммәтләрен саклыйлар

Татарстанда балаларга тиешле тәрбия бирү өчен зур эшләр башкарыла. Яңа туган сабыйлар саны елдан-ел арту да шуның күрсәткече. 2014 елда 52 меңнән артык бала туган. Аларның шактые гаиләдә икенче һәм аннан соңгы балалар.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә үткәрелгән модернизация перинаталь ярдәм хезмәтен яхшыртырга мөмкинлек бирде. Күпбалалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү, 2007 елдан башлап биш һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрне торак сертификатлары белән тәэмин итү программасы гамәлгә ашырыла. Ил күләмендә Ана капиталын тапшыру дәвам итә.

Сәламәтлек - зур байлык

Балаларның күбрәк тууы һәм үлем-китем очракларының тотрыклы булуы хисабына халыкның табигый үсешенә ирешү агымдагы ел казанышларының берсе. Республикада халыкның табигый үсеше 8,2 мең кеше тәшкил иткән. Бүген бездә үлүчеләр саны, Россия субъектлары белән чагыштырганда, түбәнрәк, ди Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин.

Шулай ук быел диспансерлаштыру дәвам иттерелде. Аны 500 меңнән артык кеше узган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 100 меңгә күбрәк. Чараның нәтиҗәлелеге дә арткан. Яман шешнең 969 очрагы расланган, аның 70 проценты - башлангыч стадиядә.

2014 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре төзү-төзекләндерүгә 1,5 миллиард сум акча юнәлдерелгән. Бу акчалар шул исәптән авылда медицина ярдәмен камилләштерүгә дә тотылган. Соңгы өч елда 231 модульле ФАП төзелгән, шуларның 78е - быел. Киләсе елда алардан СМАРТ-ФАПлар ясарга ниятлиләр.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар кытлыгы мәсьәләсен хәл итүгә дә зур игътибар бирелде. Быел башка төбәкләрдән Татарстанга эшкә килгән белгечләргә грантлар өләшә башладылар. Алар 500 мең сум акчаны үзләренең торак шартларын яхшыртуга тота ала, шул исәптән социаль ипотека программасында катнашу мөмкинлеге дә тудырылган. Шул рәвешле буел 200 табиб җәлеп ителгән.

Материал http://intertat.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев