Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

13 мең тонна орлык бар

Бу – язгы кыр эшләре өчен чәчүлек материал артыгы белән әзерләнгән, дигән сүз.

“Туган як” һәм “Намус” агрофирмалары 19 мартта уҗым культураларын тукландыруга кереште. “Август-Мөслим” агрофирмасында әлеге эш көздән үк башкарылды. Узган ел бу төр эш 14 апрельдә башланган. 27 мартта августлылар күпьеллык үлән тукландыруны башлады.
Быел районда чәчүлек җирләре 75,5 мең гектар мәйданны биләячәк. Шуларның 51 мең гектарында – бөртекле һәм кузаклы культуралар (13,4 мең гектарда – көзге, 37,2 мең гектарда – язгы культуралар), 19 мең гектардан артык мәйданда – техник культуралар, 6 мең гектарга якын мәйданда терлек азыгы культуралары игеләчәк. Рапс, көнбагыш, шикәр чөгендере кебек табышлы культураларга игътибар биреләчәк.
Район башлыгы Альберт Хуҗин билгеләп үткәнчә, район хуҗалыкларының үзара тәҗрибә алышып, бер-берсеннән өйрәнеп эшләрлек мөмкинлекләре бар. Район башлыгы “Август-Мөслим” агрофирмасының яңа җитәкчесе Юрий Янковский белән таныштырды. Киңәшмәдә берничә хуҗалык җитәкчесе орлык җитештерүдә үзләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Һәркем белә: югары уңышның нигезен сыйфатлы орлык тәшкил итә. Районда чәчүлек материал артыгы белән – 118 процент әзерләнгән. Бу – 13 мең тоннадан артык орлык бар, дигән сүз.
– Язгы культураларның орлык фондын яңарту максатыннан район хуҗалыклары югары репродукцияле орлык сатып ала башлады. 1200 тонна шундый чәчүлек материал әзерләнәчәк, – ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев.
Ашланган җир генә аш бирә. Моннан биш ел элек һәр гектарга 40 килограмм тирәсе ашлама кертелгән булса, 2023 ел уңышы өчен районда һәр гектарга 84 килограмм минераль ашлама әзерләнгән.
Районыбыз игенчеләре быел ике заманча урып-җыю комбайны, ике чәчү комплексы, ике чәчү аграгаты, ике трактор сатып алган. Язгы чәчүдә быел 31 чәчү комплексы катнашачак. Эш дөрес оештырылганда, техник әзерлек чәчүне 14-16 көндә төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк. Агрофирмаларда эш – ике, фермер хуҗалыкларында озынайтылган сменада алып барылачак.
Быел хуҗалыкларда кадрларга кытлык сизелә. Бүгенге көндә өч хуҗалыкка барысы 17 механизатор җитми.
Ренат Вәлиев техника куркынычсызлыгы мәсьәләсенә дә кагылды. Аның әйтүенчә, республикада узган ел җитештерү өлкәсендә дүрт бәхетсезлек очрагы теркәлеп, шуларның икесе үлем белән төгәлләнгән. Хезмәтне саклау – мәҗбүри үтәлергә тиешле шартларның берсе.
Елдагыча, дәүләт аграрийларга ярдәмне кызганмый. Документларын җыеп тапшырган хуҗалыклар минераль ашлама, югары репродукцияле орлык, ягулык-майлау материаллары, техника һәм җиһазлар сатып алу, бөртекле культуралар җитештерү һәм сату белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплау, җирне известьлау, майлы культуралар җитештерүне арттыру максатында дәүләт ярдәменә өметләнә ала. 
Ренат Вәлиев авыл хуҗалыгына кагылышлы законнарның үтәлешенә дә тукталды. Әлеге кануннар пестицид һәм агрохимикатлар куллану, терлекчелек калдыкларын органик ашлама итеп файдалану өлкәләренә кагыла.
Республикабызда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр “Агрополия” системасын куллана. Быел әлеге системадан файдалануда берникадәр үзгәрешләр бар. Моңа кадәр фермер хуҗалыкларының эш күрсәткечләрен системага авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре керткән булса, быелдан системадагы мәгълүмат өчен һәр хуҗалык үзе җавап бирә. Әлеге процедура хуҗалыкларның субсидия белән тәэмин ителүенә дә бәйләнгән. Димәк, әлеге системада эшләүгә аеруча игътибарлы булу сорала.
“Россельхозцентр”ның Мөслим районы бүлеге башлыгы Мизхәт Нәбиев орлыкны вакытында җылыту, кабат калибрлау, инкрустацияләүнең үзенчәлекләренә тукталды, сорт яңарту һәм фитоэкспертиза буенча киңәшләрен бирде. Хуҗалык җитәкчеләре Мизхәт Нәбиевнең күрсәтмә материалларын кызыксынып күзәтте, сорауларына җаваплар алды.
Язгы кыр эшләре башланганчы, хуҗалыкларда барлык техника дәүләт техник каравы үтәргә тиеш. ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслим районы бүлеге җитәкчесе Рәшит Кирамов районда узган ел теркәүгә куелган техниканың гомуми саны кимүен билгеләп үтте. 2021 елда 135 берәмлек техника булган, 2022 елда – 68. Ә менә дәүләт теркәвеннән төшереләче техниканың артуы күзәтелә (2021 елда – 131, 2022 елда – 139 берәмлек). Боларның күпчелеген базада эленеп калган, банкротлыкка чыккан коллектив предприятиеләр, агрофирма техникасы тәшкил итә.
Механизаторларга үзйөрешле машиналарны йөртү хокукын бирүче таныклыклар тапшыру, аларның категорияләрен күтәрү, срогы чыккан таныклыкларны яңага алыштыру эше дә әлеге бүлектә башкарыла. Авыл хуҗалыгы белгечләренең квалификациясен күтәрү белән Мөслим политехника техникумы шөгыльләнә. 2022 елда 117 тракторчы-машинист таныклыгы бирелгән. 
Узган ел үзйөрешле машиналарның – 56, тагылма-арбаларның 52 проценты гына дәүләт техник каравы үткән. “Снегоход”, “Трактор-прицеп”, “Комбайн” һ.б. профилактик операцияләр вакытында 21 рейд үткән. Рейд барышында 13 тәртип бозу очрагы теркәлгән. 
Киңәшмәдә аграрийларга отышлы тәкъдимнәр, авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә уңышлы агрономия чаралары, уңайлы техника һәм аларны алуда дәүләт ярдәменнән файдалану үзенчәлекләре турында да мәгълүмат бирелде.

Гөлназ Җәлилова

Фотода: “Туган як” агрофирмасы уңганнары орлык линиясендә: (сулдан уңга) Өлфәт Нуретдинов, Раил Җиһангиров, Равил Җиһангиров, Рәсим Ширеев, Илнар Харисов.

Гөлназ Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев