Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

112 хезмәте

112 хезмәтенә төрле күңелсезлекләр һәм фаҗигаләр килеп чыкканда шалтыратырга мөмкин.

Тормыш-көнкүрештә нинди дә булса проблема килеп чыкканда ярдәм сорап шалтыратучыларга 112 номеры яхшы таныш. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте Мөслимдә 2012 елдан эшли башлады. Ул районның янгын сүндерү хезмәте бинасында урнашкан. Оешмада Миләүшә Вәҗетдинова кул астында дүрт диспетчер хезмәт куя. Эш урыннары персональ компьютерлар, телефон элемтәсе, радиостанцияләр, сирена кабызу җайланмасы белән җиһазландырылган.

112 хезмәтенә төрле күңелсезлекләр һәм фаҗигаләр килеп чыкканда шалтыратырга мөмкин. Без янгын сүндерүчеләр, полиция, ашыгыч медицина ярдәме һәм газ хезмәте белән генә түгел, энергетиклар, коммуналь хезмәтләр һәм юл хуҗалыгы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез. Быел халык өчен тагын бер яңалык кертелде: оешмада 2-38-38 номеры буенча да төп линия хезмәт күрсәтә башлады. Райондашларыбыз, ихатасында, йортында, авылында булган проблемалар буенча әлеге номерга шалтыратып, хәбәр бирә ала. Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте барлык мөрәҗәгатьләрне дә район Башкарма комитетына тапшыра.

– Безнең оешма бәлагә таручыларга тәүлек дәвамында ярдәмгә килә. 01, 02, 03, 04 телефоннарын җыеп торырга кирәкми, 112 гә шалтыратып, бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә (ЕДДС) мөрәҗәгать итү дә җитә. Шунысы уңайлы: кәрәзле телефон бөтен җирдә дә тотмаска мөмкин. Андый зонада да безнең хезмәткә 112 номеры аша мөрәҗәгать итәргә була. Барлык шалтыратуларны да диспетчерлар кабул итә. Һәр төрле мөрәҗәгать тиешле оешмаларга, хезмәтләргә җибәрелә. Ел башыннан безгә 1500дән артык мөрәҗәгать керде, – ди Мөслимдәге бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте җитәкчесе Миләүшә Вәҗетдинова.

Кеше гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаган вакытта кичектергесез чаралар күрүче хезмәтнең тиз һәм төгәл карар кабул итүе дә мөһим. Диспетчер тиешле службаларга команда бирү белән генә чикләнмичә, ярдәмнең тиз арада килеп җитәчәген әйтеп, шалтыратучыны тынычландырырга да тиеш.

– 112 номерына шалтыратканда, бөтен мәгълүмат автоматлаштырылган “Глонасс” системасы аша керә. Булган хәл турында республиканың үзәк мәгълүмат системасында да хәбәр барлыкка килә. “Глонасс” системасының өстенлеге шунда: төрле кичектергесез хезмәтләр белән берлектә булган хәл яисә вакыйганы анализлап, ярдәм күрсәтү һәм гадәттән тыш хәлнең бердәм хисап карточкасын тутырырга була. Фаҗигагә юлыкканда яисә бәлага тарыганда гражданнар 01, 2-46-01, 2-38-38, 112 номерлары буенча шалтырата ала, – ди бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте диспетчерлары.

Уйнап яисә шаярып кына әлеге телефоннарга шалтыратмасагыз иде. Шалтыратулар язылып барыла, телефон номерлары ачыкланып, теркәлә. Кемгәдер чын мәгънәсендә ярдәм кирәк булганда, кадерле вакытны әрәм итүегез, ярдәмгә ашыгучыларны тоткарлавыгыз бар.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев