Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә елы

Хәрәкәттә булырга кирәк

Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы Люция белән Ринат Вилдановлар соклану уята.

Люция белән Ринат Вилдановлар “Кояшлы Ык” ял зонасыннан ерак түгел яши. Табигать белән бербөтен булу, күп хәрәкәтләнү, яхшылыкка омтылу – сәламәт булуның бөтен серләре шуңа нигезләнгән, ди бәхетле гаилә.

– Спорт белән шөгыльләнүчеләр сирәк авырый, хәрәкәттә булырга кирәк. Миңа хәзер 68 яшь. Бик яшьли, малай чагымда ук астма белән авырый башладым. Элек мәктәп балаларын колхозга чөгендер эшләргә йөрттеләр. Шунда салкын тиеп, бронхит белән чирләдем. Хастаханәдә ятып чыктым. Дәваласалар да, чир ел саен кабатланып торды һәм бронхитның аллергия формасын алды. Студент вакытта авыру көчәйде. Уколлардан кул куырыла башлагач, табиб климатны, яшәгән урынны үзгәртергә тәкъдим итте, – дип искә ала Ринат абый.

Шулай итеп ул 24 яшендә Үзбәкстанга китә. Заводка эшкә урнаша, дзюдо белән шөгыльләнә башлый. Әкренләп аллергия дә онытыла. Ташкентта ике елга якын яшәп, читтән торып укуын тәмамлый. Җылы яклардан сихәтләнеп кайтуына үзе дә ышанмый Ринат абый. Кайткач, “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының Тойгелде бүлекчәсенә икътисадчы булып эшкә урнаша. Соңрак, Әлмәткә китеп, төзелеш идарәсендә хезмәт куя. Энергетика буенча үз эшен ачып, авылларга электр линияләре суза. Хәзер аның эшен балалары дәвам итә.

– Лаеклы ялга чыккач, туган ягыбыз Мөслимгә кайттык. Хәләлем Люция – Креп. Краснояр авылы кызы. Элек яшьләр кино карарга клубка йөри иде. Люция белән кинога баргач таныштык. Аның ипле, сабыр, акыллы булуы ошады. Чибәр, нечкә билле кызга бер күрүдә гашыйк булдым, – ди Ринат абый.

Вилдановлар сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Люция апа белән Ринат абый велосипедта, чаңгыда йөрергә ярата.

– Һәр чирнең башы була. Ринат бәләкәй чакта өйләрендә күгәрек булган, астма шуннан башланган, – ди Люция апа. – Без химик исләрне яратмыйбыз. Безнең йортта көчле духи, кер порошогы исе юк, экологик яктан чиста товарлар гына кулланырга тырышабыз.

Ринат абый үзен җиңүче дип исәпли. Ул астманы даруларсыз җиңгән.

– Кеше барысын да булдыра ала, ныклы ихтыяр көче генә кирәк. Мин гомер буе кызу итеп мунча кердем. Иртә-кич системалы рәвештә йөгердем. Күпләп газета-журналлар алдырабыз. Элек “Физкультура и спорт” дигән журнал бар иде. Валентин Дикульның журналда чыккан фикере күңелгә кереп калган: үзең белән бары тик үзеңә шөгыльләнергә, ышанырга һәм рухыңны тәрбияләргә кирәк! Мин гомер буе организмымны өйрәндем, физкультура белән шөгыльләндем. Хәзер дә хәләлем белән кышын көненә 15 километр чаңгыда шуабыз, җәен велосипедта көненә кимендә 50-60 километр йөрибез. Балны күп ашыйбыз.  Умартачы әбиебез 96 яшенә кадәр яшәде, балдан өзелгән булмады. Бал ашарга киңәш итәм, – ди Ринат абый.

Вилдановлар табигый продуктлар белән туклануны өстен күрә. Бакчаларында ел саен күпләп яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Күтәренке рухта яшәгәнгәме, Ринат абыйның гәүдәсе яшьләрнекеннән ким түгел.

– Лаеклы ялда дип, диванда кырын ятмый Ринат. Ишегалдындагы турникта тартыла, гантельләр күтәрә. Кеше, ничә яшьтә булуына карамастан, физик яктан актив булырга тиеш. Позитив рухтагы китаплар да күңел төшенкелеген җиңәргә ярдәм итә. “Подсознание может всё” китабын укыгач, дөньяга караш үзгәрде. Кешегә беркайчан дә авыр кагылырга, авырганда: “Син терелә алмаячаксың”, –дип әйтергә ярамый. Бу сүзләрдән кеше психологик яктан сына, – ди Люция апа.

Вилдановлар ике бала үстергән. Балаларының, оныкларының уңышларына куанып яшиләр. Күптән түгел оныклары Нариман сәләтле балаларга Республикакүләм “Сәмрух” премиясен тапшыру тантанасында “Ел сәлкеше” (елның сәләтле кешесе) номинациясендә җиңүче булган. Узган ел Нариман Татарстан делегациясе составында Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең “Балачак дөньясы – киләчәк дөньясы” съездында да катнашкан. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев