Юллар кавыштырды
Әсәдуллиннарның гаилә тарихы мәктәп сукмагыннан башлана
Укытучы гаиләләре һәрвакыт соклану уята. Мөслимдә гомер итүче һәм Мөслим урта мәктәбендә укытучы булып эшләүче Йолдыз һәм Илнур Әсәдуллиннар гаиләсе шундый матур парларның берсе.
Тарих фәне – серле дөнья
Йолдыз – тарих, Илнур тормыш иминлеге нигезләре фәнен һәм физкультура укыта.
Йолдыз – Иске Вәрәш авылы кызы. Укытучы булу теләге кызда 11 сыйныфта укыган чакта, студентлар белән очрашу вакытында барлыкка килә.
– Очрашуга Казан дәүләт университетының тарих факультетыннан беренче курс студенты Айрат Хәбибуллин кайткан иде. Шундый кызык итеп сөйли, авызына гына карап торабыз. Төрле археологик казу эшләренә йөрибез дигәнен дә ишеткәч, укуны кайда дәвам итәргә дигән сорау калмады. Сыйныф җитәкчебез дә – тарихчы! Резеда Әхмәдулловна да шушы фәнгә мәхәббәт тәрбияләде. Без аны сыйныфыбыз белән бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез, – дип, мәктәп елларын искә алды Йолдыз.
Теләгәненә ирешә дә Йолдыз! Казан дәүләт педагогия университетының тарих факультетына укырга керә, археологик казуларда да катнаша. Уку дәвере Кол Шәриф мәчете нигезе казылган вакытка туры килә. Ул вакытта казылмалардан борынгы акчалар таба Йолдыз.
Йолдызлар шулай кушкан
Укуны бетергәч “Кайсы шәһәрдә эшкә урнашырга?” дигән йөз төрле уй була кызның башында. Кулына диплом алгач, деканатка кереп, юллама белән Казанда калу уе барлыгын әйтә. Бишкуллап риза булалар. Сайлаган фәне буенча укытырга, балаларга белем бирергә теләге һәм дәрте ташып торган яшь белгечкә ничек каршы килсеннәр?! Кулына юллама тотып, уку йортының ишеген ябып тышка чыккан кызның күңелен икеләнү хисе биләп ала.
– Тукта әле, нишләп Казанда калыйм соң мин? Кайтып йөрергә бик ерак булыр дип, янәдән юлламаны күтәреп кереп киттем. Яр Чаллыда эшләргә теләвемне белдердем. Каршы килмәделәр. Кулга яңа юллама тотып, тагын чыгып киттем. Баскычтан төшә-төшә уйланам: “Бу Чаллы кирәк түгел бит сиңа, Йолдыз. Әлмәт якынрак булыр”, дип үзем белән үзем сөйләшәм. Ни булса, шул булыр дип, тагын кереп киттем. Минем фикер алмашып торганга күнеккән университет белгече шаккатып тормады алай. “Әлмәткә” дигән язу сырлап бирде. Юлламаны кадерле бүләк кебек түшкә алып сыйпадым да, Мөслимгә кайтып киттем, – ди Йолдыз Әсәдуллина.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 16 август санында укыгыз.
Фото – Әсәдуллиннарның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев