Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Төкле аягың белән, Милана!

Районда беренче туган баланы тәбрикләү матур традициягә әйләнде.

Бала туу – һәр гаиләдә көтеп алынган сөенечле вакыйга. Мөслимдә яшәүче Эльвира һәм Илнур Әхмәтовлар кабаттан әти һәм әни булды. Бәхетле гаиләне бәби алып кайтулары белән котларга район башлыгы Альберт Хуҗин, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социальмәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова килде.

Әхмәтовларга тантаналы шартларда бала туу турындагы таныклык, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды. – Якты дөньяга аваз салган һәр сабыйга әти-әни кочагында үсәргә насыйп булсын! Кечкенә кызчыгыгыз зур шатлыгыгыз, апа-абыйларының яраткан сеңелкәше, әбибабайның кадерле оныгы булып үссен. Бәхетегез һәрвакыт тулы, түгәрәк булсын! – диде район башлыгы.

4 гыйнварда дөньяга аваз салган Милана – быел Мөслим районында теркәлгән беренче сабый. Район җитәкчелеге тәбрикләгән көнне кызга 1 ай тулды. – Милана – иске славян исеме. Ул “назлы”, “кайгыртучан” дигән мәгънәгә ия. Бу исемне йөрткән кызлар көчле энергетикага ия булган. Исемне тормыш иптәшем белән бергә сайладык. Милана – мәхәббәтебезнең дәвамы, – ди Эльвира.

– Тормыш иптәшем Хатыйп белән тагын бер мәртәбә әбибабай булдык. Яшь чакта эшкә ашыгып, дөнья куып, балаларны тәмләп сөяргә дә вакыт булмый икән ул. Әби-бабай булгач, балаларның никадәр татлы булуын аңлйсың, шуңа оныклардан да кадерлесе юк. Баланың баласы балдан татлы! – ди Фәүзия Әхмәтова.
Илнур белән Эльвира ишле гаилә турында хыялланган. “Әти-әни булу мизгелләрен без кабат-кабат кичерергә әзер”, ди алар.
Әхмәтовлар гаиләсенең бәхете – гомерле, гомерләре бәхетле булсын

Лилия Шәймиева

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев