Тәрбиянең нигезе – гаиләдә!
Мөслим авылында яшәүче Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар шундый фикердә.
Район газетасында Рәмилә Дәүләтованың чит илләргә сәяхәтләре турында кызыклы язмалары, кызы Чулпанның ерак Дубайда телебез, милләтебез белән чын күңелдән горурланып яшәве турындагы Мөслим телевидениесенә интервьюсы әлеге гаилә белән якыннан танышу теләген уятты.
Мәхәббәтне сынап – Мөслимгә
Язмыш адәм балаларын очраштырыйм дисә, нинди генә юллар табылмый да, нинди генә очрашулар насыйп булмый. Салауз-Мухан авылы кызы Рәмилә белән Агыйдел буенда туып- үскән Актаныш егете Илгизнең очрашуын да язмыш дими, ни дисең?! Югары белем турында диплом алган кыз туган авылы Салауз-Мухан мәктәбенә эшкә кайта. Берникадәр вакыт укытучы булып эшләгәч, Рәмилә Актаныш районына юл тота.
– Салауз-Мухан мәктәбе коллективы бик көчле. Мәктәпне Миргазиян Хәйдәров җитәкли иде. Минем, мөстәкыйль булып, үземчә эшләп карыйсым килде, шуңа гел таныш булмаган районга юл алдым, – ди Рәмилә Дәүләтова, яшьлеген искә төшереп.
Яшь белгечне Иске Айман мәктәбенә эшкә билгелиләр. Мәхәббәтен дә ул шунда очрата. Иске Айман авылының иң чибәр егетләреннән берсе Илгиз клубтан укытучы кызны озата кайта. Шул очрашудан соң алар аерылмыйлар диярлек. Яшь буенча кызның үзеннән аз гына зуррак булуы да куркытмый егетне. Тик Рәмилә күңелендә генә берникадәр шикләнү, курку була. Шул хисләрне тарату, егетнең мәхәббәтен тагын бер кат сынау өчен ул, ике дә уйламыйча, кире Мөслимгә кайтып китә. Ә Илгиз сыната торганнардан түгел. Әнисе Халисә апа да улына сөйгәне артыннан барырга киңәш итә. Шулай итеп, Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар, гаилә корып, Мөслимдә яши башлыйлар. Рәмилә апа озак еллар район мәгариф идарәсендә хезмәт куя, Илгиз абый башта – “Сельхозтехника” берләшмәсендә, оешма үзгәреш кичергәч, “Агромастер” җитештерү компаниясендә эшли. Дүрт балага (ике малай һәм ике кыз) гомер бирә алар. Олы уллары Илүс – Әлмәттә инженер-программист, кызлары Чулпан Гарәп Әмирлекләрендә телекоммуникация өлкәсендә хезмәт куя. Миләүшәләре район газ хуҗалыгында эшли. Кече уллары Рамил, әнисе эшен дәвам итеп, китап сәүдәсе белән шөгыльләнә. Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар алты оныкка кадерле әби-бабай булып, шатланып, җиденче оныкларының тууын көтәләр.
Тәрбия нигезе гаиләдә салына
“ Б а л аларны ничек тәрбияләргә?” дигән соравыма Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар бертавыштан:
– Тәрбиянең нигезе гаиләдә салына, – дип җавап бирделәр. – Баланы беркем дә әти- әнисеннән яхшырак белә алмый. Әти-әни аның йомшак якларын да, холык-фигылен дә яхшы белә. Бүген күп кенә ата- аналардан: “Баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш”, – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Әти-әни биргән тәрбияне мәктәп берникадәр тулыландыра һәм киңәйтә генә. Әти-әни тәрбиясен башка беркем дә алыштыра алмый.
– Әти-әни, баласы ни сораса, акчасы булу-булмауга карамастан шуны алып бирергә тиеш түгел. Кыйммәтле телефон яисә башка төр “уенчык” алып, “олы бүләк ясадым” дип сөенеп йөрүчеләр бар. Әлбәттә, телефоны да кирәктер, әмма әти-әниләр, беренче чиратта, балага әйбернең кадерен белергә өйрәтсеннәр иде. Балалар үскәндә, укыганда төрле вакытлар булды. Кызларыбыз тулай торакта икесе бергә яшәде, стипендияләренә кадәр җитәрлек акча җибәрә идек. Кайвакыт җитмәгәндер дә. Ул чорда балаларга кыен булгандыр. Әмма бүген балаларыбыз безгә рәхмәт әйтәләр: “Сез безгә булганның кадерен белергә, хыялны чынбарлык итү өчен тырышырга, эшләргә өйрәттегез”, – диләр. Бүген балалар үзләре безгә булышалар, алар ярдәме белән алты тапкыр чит илдә – Гарәп Әмирлекләрендә, Таиланд, Мисыр, Занзибарда булдык. Кызыбыз Чулпан янында Дубайда ай дәвамында кунак булдык. Аллага шөкер, балаларыбызга күз тимәсен, исән булсыннар! – ди күзләре бәхет яшьләре белән тулган Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар.
Рәмилә апа үзе кечкенәдән газета-журналлар укырга яраткан. “Тормышыбыз җиңел булмаса да, әни үрнәгендә без дә дүрт балабызга дүрт төрле газета-журнал алдырдык”, – ди ул. Хәзер оныкларында китапка, укуга мәхәббәт тәрбияли Рәмилә апа: төрле китаплар тәкъдим итә, укыган хикяләренең эчтәлеген сөйли. Кызлары Миләүшә:
– Әни безгә газета-журналлардагы гыйбрәтле язмаларны, хикәяләрне укый, яисә элегрәк укыганнарын сөйли иде. Әти-әни безгә беркайчан да “алай булмагыз, болай итмәгез” димәде. Күбрәк китаплар, гыйбрәтле язмалар аша тәрбияләделәр, үрнәк булырлык мисаллар китерделәр, – ди.
Рәмилә Дәүләтова башта – укытучы, соңрак пионерлар йорты директоры булып эшли, фильмотека бүлеген оештыра һәм җитәкли. Лаеклы ялга чыкканчы район мәгариф идарәсендә дәреслекләр буенча методист булып хезмәт куя. Балалар, “әнигә сүз килмәсен, әнинең йөзенә кызыллык китермик” дип, үзләрен һәрвакыт билгеле бер кысаларда тоталар. Рәмилә апа үзе бу хакта:
– “Сез тәртипсез булсагыз, нинди дә булса әшәкелек эшләсәгез, минем мәгариф бүлегендә эшләргә, укытучы булырга хакым юк! Шушы кагыйдәне беркайчан да онытмагыз”, – дип әйтә идем, – ди.
Кызлары Чулпан да гаиләдәге тәрбия хакында:
– Әти-әниебез беркайчан да ирегебезне кысмады. Алар безгә: “Үскәч, кем генә булсагыз да, кайда гына эшләсәгез дә, иң мөһиме – яхшы кешеләр булып калыгыз”, – диләр иде. Әти-әни безгә ак белән караны, яхшы белән яманны аерырга өйрәттеләр. Зур рәхмәт аларга!
Рәмилә апа белән Илгиз абый оныкларын тәрбияләүдә дә зур өлеш кертәләр. Җәйге каникулларда оныкларын Казан, Яр Чаллы шәһәрләренә экскурсияләргә, дини лагерьларга йөртүләрен ишетеп беләм.
– Уку елы башында ук оныклар белән “килешү төзибез”. Уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамласалар, тәртипләре дә “бишлелек” булса, фәлән шәһәргә алып барабыз дип әйтеп куябыз. Уку елы дәвамында балаларның укуы, тәртибе белән кызыксынып торабыз. Беренчедән, балаларда укуга, белем алуга кызыксыну уятырга тырышабыз, икенчедән, әлеге сәяхәтләр тәрбия юнәлешендә дә бик файдалы. Сәяхәтләр вакытында төрле музейларга, истәлекле урыннарга, мәчетләргә керәбез, милләтебез, телебез турында мәгълүмат бирәбез. Быел, Ходай насыйп итсә, балаларны Уфага алып барырбыз, дип уйлыйбыз. Оныкларыбыз барысы да уку елын яхшы билгеләргә тәмамлады. Балаларга мондый сәяхәтләр бик ошый, – ди Рәмилә апа.
Җәйге ялларда оныклар әби-бабасына да ярдәм итә. Без килгәндә оныкларның берсе ишегалды себерә, икенчесе чүп утый, өченчесе ком ташый иде. Дәүләтовлар гаиләсендә шундый тәртип: башта бергәләп эшләрне тәмамлыйлар, соңыннан бергәләп ял итәләр.
Телне һәм динне гаилә саклый
Бүгенге көндә Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче Чулпан шулай диде. Ул социаль челтәрләрдәге аккаунтында әлеге темага кызыклы язмалар урнаштыра.
– Туган телгә мәхәббәт, дингә хөрмәт гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Гаиләдә әти-әни биргән тәрбия балада туган теленә, диненә кызыксыну, мәхәббәт, горурлану хисләрен уята ала. Без, мәктәптә рус телендә укысак та, гаиләдә беркайчан да русча сөйләшмәдек. Кайвакыт дус кызлар белән рус телендә сөйләшә башласак, әти-әниебез шунда ук кисәтү ясый иде. Мин туган телем, ислам динен тотуым, татар булуым белән бик горурланам! Туган телем – татар телен белмәсәм, бу телдә уйлый алмасам, миңа чит илдә яшәве дә, башка милләт вәкилләре белән аралашуы да бик авыр булыр иде. Үз телеңне белмәгән килеш фикереңне башкаларга җиткереп булмый, милләтеңнең тарихын да белә алмыйсың. Тел башка милләтләр белән аралашырга мөмкинлек бирә, – ди Чулпан.
– Әлмәттә яшәүче улыбыз Илүснең ике малае да балалар бакчасында рус төркеменә туры килделәр. Нәтиҗәсе бик тиз сизелде – гел русча сөйләшә башладылар. Балаларга: “Бакчада русча сөйләшегез, ә өйдә татарча гына сөйләшәбез”, – дидек. Мин аларга: “Бер русча сүз әйтсәгез дә, мин сезнең әбиегез түгел”, – дигән идем. “Русчаны өйрәнегез, күпме тел белсәгез – шулкадәр бай булырсыз, әмма үз телегезне онытмагыз һәм, кая гына барсагыз да, әти-әниегез кебек татарча сөйләшегез”, – дип әйтәм. “Сез туган телегез һәм татар милләтеннән булуыгыз белән горурланып яшәргә тиеш!” – дим, – ди Рәмилә апа.
Рәмилә һәм Илгиз Дәүләтовлар гаиләсе соклану уята. Беренчедән, арабызда шундый милләтпәрвәр гаиләләр булуы белән чын күңелемнән горурланам, икенчедән, татар милләтен, телен, динен, олылаучы милләтемнең бер өлеше мөслимлеләр булуына шатланам. Юкка гына “Гаилә – ил терәге” димиләр шул. Мондый гаиләләр булганда җирлегебез тагын да көчлерәк һәм матуррак булыр.
Фәридә Гайнетдинова.
Фото – Чулпан Дәүләтованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев