«Тамчы» бассейнында Гаилә елына багышланган йөзү ярышлары үтте
Чарада балалар һәм ата-аналар катнашты
Биредә чын бәйрәм атмосферасы хакимлек итте. Ата-аналар һәм балалар бер-берсенең йөзү осталыклары белән таныштылар, чын мәгънәсендә команда булып ярыштылар. Җиңүче командалар бассейн керү өчен сертификат белән бүләкләнделәр.
Чара Гаилә елы кысаларында уза. Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.
Фотолар - Мөслим спорт мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев