Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

Мәхәббәт сызган юлдан

Әмәкәй авылында яшәүче Виктория һәм Фирдәвес Газетдиновлар 42 ел шушы юлдан атлый

Ярату хакында нинди генә җырлар яңгырамаган да, нинди генә шигырьләр, риваятьләр язылмаган! Әмма аларның берсендә дә шушы олы хиснең бар асылына, көченә аңлатма юк кебек. Мәхәббәтнең көчен бары тик бу хисне кичерү аша гына аңлап буладыр. 

Әнкәемнең җылы куллары

Шәмсеҗиһан апа кызы белән улын ялгызы үстергән. Бик яшьли колхозда хезмәт куйган ханым сәламәтлеген дә иртә югалта. Бер уч бодай өчен төрмәдә дә утырырга туры килә аңа. Әмма көчле, авырлыкларга бирешмәүче Шәмсеҗиһан апа алга атлый. Балаларын да үстерә, тормышын да алып бара, хезмәтен дә башкара.

– Җәмилә апам якты дөньядан бик иртә китте, аңа нибары 39 яшь иде. Ул фермада үгезләр карый иде. Үгез сөзеп яраланды һәм вафат булды. Мин әнкәйгә һәрвакыт ярдәм итеп, аны борчымаска, аңа авырлык китермәскә тырышып яшәдем. Диңгез авиациясендә хәрби хезмәт үттем. Хезмәтемне дәвам итәргә дә тәкъдим иткәннәр иде, әмма әнкәйне ташлап китә алмадым. Аның бар карап торганы мин идем бит, – ди Фирдәвес абый.

Егет туган авылы Әмәкәйгә кайта. Колхоз рәисе Фатих Салихов аңа яңа кайткан техника – витаминлы үлән оны җитештерү агрегатында (АВМ) эшләргә тәкъдим итә. Егетнең теләге булса, укырга җибәрү мөмкинлеге булуын да әйтә. Хезмәт сөюче, һәр эшне төгәл итеп башкарырга гадәтләнгән Фирдәвес Газетдинов сынатамы соң инде?! Тырыш егет җәй буе үлән оны чыгара.

Кышкы чорда фермада эшли Фирдәвес. Югары белем алу теләге дә тынгы бирми. Әнисе дә: "Улым, укы! Берүземә генә авыр булса, укуыңны читтән торып дәвам итәрсең. Әлегә йөреп торам, укы!" – ди.

Фирдәвес Казан авыл хуҗалыгы институтына юл тота. Механика факультетына керергә теләсә дә, әнисенең сүзләрен истә тотып, читтән торып уку мөмкинлеге булган агрономияне сайлый.

– Өч ел укыгач, читтән торып уку бүлегенә күчеп, авылга кайтып, колхозда эшли башладым. Ул вакытта колхозда баш агроном Хәлим Латыйпов иде. Ул мине һөнәремнең нечкәлекләренә өйрәтте, рәхмәт аңа! Һөнәрем миңа гомерлек һәм бердәнбер мәхәббәтем Викторияне табарга да ярдәм итте, – ди Фирдәвес абый.

Гаиләбез белән көчле

Виктория – Яңа Усы авылы кызы, алар гаиләдә дүрт бала үсә. Әтисе Александр Кондратьев – хәрби, хөкүмәт эшендә хезмәт куя: укытучы, колхоз рәисе булып эшли.

– Сугыш ветераны иде әтиебез. Кайда гына эшләсә дә, сугыш ветераннарын хөрмәтләп, аларны кайгыртып яшәде. Ул һәрвакыт: “Сугыш кына булмасын! Бик куркыныч нәрсә ул. Балаларыбызга сугыш күрергә язмасын!” – дип кабатлый иде, – дип, әтисен искә ала Виктория апа.

Әниләре Мәгъдәлина пионерлар белән эшләгән, балалар тәрбияләү буенча хезмәт куйган.

8 сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына юл тота Виктория. Әтисе: “Укытучы булырга кирәк, кызым. Укытучы – бик хөрмәтле һөнәр. Мин кайда гына эшләмәдем, иң яраткан эшем укытучылык булды”, – ди.

Виктория башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеген, аннан Алабуга педагогия институтында югары белем ала. Хезмәт юлын Салауз-Мухан мәктәбендә башлый.

– Ул вакытта мәктәп директоры Мирхаҗиан Хәйдәров иде. Мине эшкә өйрәтүче, укытучы һөнәренең серләренә төшенергә ярдәм итүче Мирхаҗиан абый белән Вәсилә апа булдылар. Бераз эшләгәч, туган авылыма – Яңа Усы мәктәбенә эшкә чакырдылар. Ул вакытта яңа мәктәпне салып кына бетергәннәр иде әле. Мәктәп директоры Феликс Шәмсиев татар теле кабинетын ясарга чакырды. Роно мөдире Зәйнак Вәлиев: “Үзең – башлангыч сыйныфлар укытучысы, үзең татар теле, математика укытасың. Ничек була инде бу?” – дип сорады. Мин дә аптырап калмадым: “Без яшьләргә кытай теле дә бара”, – дип җавап бирдем, – ди Виктория апа.

Язмыш безне очраштырды

Беренче тапкыр егет кызны Мөслимнән  өч тәгәрмәчле атына – мотоциклга утыртып алып кайта. Усыда төшереп калдырганда: “Эх, бу кыз белән танышырга иде!” – дип уйлый. Тик: “Мотоциклны сүндерсәм, кабыза алмыйча оятка калырмын”, – дип кыенсына Фирдәвес.

Ул чорда Мөслимгә юл Яңа Усы авылы аша уза. Әмәкәйдә агроном булып эшләүче Фирдәвес, Мөслимгә төшкәндә, сирәк булса да Викторияне очраткалый. Егет ипләп кенә кызның кылларын тарткалый.

– Фирдәвесем бик тыйнак һәм йомшак кына сөйләшә иде. Мин, ул сөйләшкәнгә куанып, Мөслимгә төшкәнче аның белән көлешеп, сөйләшеп барам. Кайтканда, Фирдәвес автобуста булса, миңа да үзе яныннан урын алып кала. Мотоцикл белән булса, мине дә утыртып алып кайтырга тырыша, – ди Виктория апа.

Егет тә югалып калганнардан түгел: Викториянең туган йортын табып, кызның бабасы белән очраша.

– Фирдәвеснең кулы шешеп, Иске Карамалы участок хастаханәсендә дәваланды. Бер кулы, бәйләп, җилкәсенә асылган, икенче кулы белән мотоцикл рулен тотып, бабай янына килгән. Без барыбыз да эштә. Бабай белән сөйләшеп утырганнар. Шулай итеп, иң элек бабабызның күңелен яулады ул, – ди Виктория Газетдинова.

Кыз яшәгән йортка аяк баскач, Фирдәвес абый андагы чисталыкка, пөхтәлеккә шакката. Викториянең уңган хатын булачагын шул вакытта ук күңеленә салып куя.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 6 декабрь саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев