Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Гаилә

Кояш яшәгән йортта

Югары Табын авылында яшәүче Садриевлар гаиләсенең өч буыны бер йортта яши

Әзһәм абый белән Фәһимә апа 20 ел дәвамында уллары Сиренад һәм киленнәре Алсу белән тату гомер кичерә. Оныклар әби-бабай тәрбиясен алып үсә.
Кичке уен
Фәһимә апа белән Әзһәм абый 64 ел элек клубта кичке уенда танышалар. Бер авылда, бер урамда гомер иткән егет белән кызны танышалар дип әйтү бик үк дөрес тә булмас. Читтән генә бер-берсен күзәтеп йөргән яшьләр түгелеп ташыган хис-тойгыларын яшереп тора алмый башлыйлар. Шул көнне егет кызны озата кайта. 
– Фәһимә ул чакта тулып пешкән 18 яшьлек бик чибәр кыз иде. Бүген дә яшьлек матурлыгын югалтмаган яраткан карчыгым ул. 7 сыйныфны тәмамлагач, колхозда прицепщик булып та эшләде әле. Кечкенәдән тырыш һәм бик эшчән, миннән өч яшькә кече булса да, җебеп тора торган кыз түгел иде. Батырып эшләве, йомшак характеры, тыйнаклыгы, сөйкемлелеге белән үзенә каратты, – ди Әзһәм абый.
Фәһимә апа әйтүенчә, алар чорында танышулар авыл клубларында, аулак өйләрдә, кичке уеннарда булган. 
– Әзһәм мине акыллы һәм сабыр булуы белән җәлеп итте. Ике ел очрашып йөрдек. Хәзер генә яшьләр бер ай күрешеп йөриләр дә тиз генә туй ясыйлар һәм көймәләре бик тиз комга терәлә. Очрашып йөргәндә, бер-береңне ныграк өйрәнәсең, сөйгән ярның кимчелекләре дә, уңай сыйфатлары да күренә, – ди Фәһимә апа.

Икәүләп – колхоз эшендә
Хезмәт юлын Вахитов исемендәге колхозында дуңгызлар карап башлаган Фәһимә апа декрет ялыннан соң сарыклар тәрбияләүгә күчә. 
– Без яшь чакта колхозның маллары бик күп, саны-исәбе юк иде. Башта ике кешегә 200 сарык карадык, аннары сарыкларны 400гә җиткерделәр. Алга таба өч кешегә 800 сарык бүлеп бирә башладылар. Бәрәнли торган сарыклар бит әле! Җиңел эш булмады, сарыкчылыктан янәдән дуңгызчылыкка күчтем. Лаеклы ялга да шушы өлкәдән киттем, – дип сөйләде Фәһимә апа.
Фәһимә апа белән Әзһәм абый ихаталарында күпләп маллар тоталар. Ихата тулы мөгезле эре терлек, сарыклар, казлар, үрдәкләр, тавыклар!.. “Безнең дәвердә мал тотмаган кеше бик сирәк иде”, – ди өлкәннәр. Гаилә башлыгы гомер буе колхозда хезмәт куйган. “Мактаулы механизатор” һәм “Хезмәт ветераны” исемнәре юкка гына бирелмәгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Татарстан һәм Россия авыл хуҗалыгы министрлыкларыннан тырыш хезмәтен бәяләп биргән Мактау грамоталарының, Рәхмәт хатларының исәбе юк.
– Мин тракторда эшләгәндә, чөгендерне кара солы (овсюг) үскән җиргә утырталар иде. Чүп үләнен бетерү өчен махсус шулай эшләгәнннәр, күрәсең. Бер гектарга 22 килограмм чөгендер чәчтерәләр иде. Мөслимдә, күрше-тирә районнарда, Мәскәүдә узган съездларда катнаша торгач, тәки шул 22 килоны 4-5 килограммга калдыру бәхетенә ирештем. Чөгендер арасын эшкәртмәгән кеше бу саннарның аермасын аңламас. Агрономнар чөгендерне “бау сыман тишелсен” диләр иде, ә бу эшкәртү процессын катлауландыра. Тракторда чөгендер звеносында эшләдем. Бу төр культураны үзем утыртам, үзем эшкәртәм, азактан үзем үк ала идем, – ди Әзһәм абый.
1973 елдагы корылык Әзһәм абыйны Украинага барырга мәҗбүр итә. Шул кадәр ераклыктан колхозга салам алып кайталар! 

Туй көне онытылмый
Кавышкан көннәрен бүген дә елмаеп искә ала өлкәннәр. Чын мәгънәсендә могҗизага тиң булган ул!
– Без яшь чакта машиналар юк иде бит. Колхоз кәләш алып кайтырга дип юртаклар бирде. Колхоз атлары ул чорда бик күп һәм бик көчле иде. Гармунчы алып, “кучер”ны утыртып, бизәлгән тарантаслар белән кәләш артыннан киттек. Бик матур каршы алдылар. Кайтканда, клуб яныннан ике кеше килеп чыкты да безгә юлны каплады. Шундый йола бар бит: туй көнендә кияү белән кәләшне туктатучыларга кулъяулык яки берәр “Минзәлә малае”н бирәсең. Күчтәнәч биреп, кузгалабыз дигәндә генә теге адәмнәрнең берсе кулындагы чыбыгы белән ялгыш атның корсагына тиеп китте. Ат үрле-кырлы сикереп чабып китте! “Кучер”ны да, гармунчыны да төшереп калдырды, дилбегә җирдән сөйрәлеп бара. Фәһимә белән без, ни үле, ни тере дигәндәй, арбада барабыз. Гомеребез булгандыр инде, җирдән сөйрәлеп барган дилбегәне яшен тизлеге белән эләктереп алып, юртакларның башларын көч-хәл белән электр баганасына терәп туктаттык. Ул арада “кучер” да килеп җитте. Кулга дилбегә эләкмәсә, харап була идек, – дип яшьлек елларына әйләнеп кайтты Әзһәм абый.
Әзһәм абый, өйләнгәч, кичке мәктәпкә йөреп, 10 сыйныфны тәмамлый.

Гаиләдәге татулык – 
икеңнән дә сабырлык!
– Бүген дә Аллаһыма шөкер итеп, мең рәхмәтләр әйтеп гомер кичерәм. Фәһимә белән әнкәй бик тату булдылар. Бүгенге кебек иркенлектә яшәмәсәк тә, ач булмадык, үз көнебезне үзебез күрдек. Балаларны җитеш тормышта үстердек. Килен бианай туфрагыннан ярала, диләр, хак. Киленнәребез дә кайнана-кайнатага зур хөрмәт белән карый. Улыбыз Сиренад, кызыбыз кебек якын булган киленебез Алсу һәм оныкларыбыз белән бер йортта яшибез. Ишле гаилә матур ул! Минем әткәй сугышта хәбәрсез югалды. “Әти” сүзен әйтергә тилмереп үстем. Балаларымның гомер буе әтиле, тигез канатлы булып үсүләрен, олы тормыш юлына да әти-әниле булып аяк басуларын теләдем. Теләкләрем, шөкер, чынга ашты, – дип сөйләде Әзһәм абый.
Әзһәм абый белән Фәһимә апа өч балага гомер бүләк иткәннәр. Уллары Илшат Әлмәт шәһәрендә нефть компаниясендә участок җитәкчесе булып эшли. Кызлары Дилә Актаныш районында яши, бухгалтер. Төпчекләре Сиренад нефть компаниясендә слесарь вазыйфаларын башкара.
– Әти белән әни минем өчен һәрвакыт үрнәк булдылар. Тормыш иптәшем әни кебек сабыр, итагатьле булсын, дип тели идем. Тели белсәң, теләкләр чынга аша ул! – ди Сиренад.
Сиренад белән Алсу 20 ел дәвамында әти-әни белән бергә гомер кичерәләр. Алсу тормышка чыкканда, килен булып төшәчәк өй төзелгән генә була. Авылга килеп керү белән әллә каян балкып утырган зур йортта мәхәббәт һәм муллык яши. Һәр җирдә – пөхтәлек. Берсеннән-берсе матур гөлләр капка төбеннән өйгә кадәр озата бара.

Син – җанымның яртысы
Сиренад белән Алсуны Югары Табын клубы таныштыра. Алсу –Түбән Табын авылы кызы. Авыллар янәшә булгач, ике авыл яшьләре бер клубта күңел ача, бер-берләрен күреп беләләр.
– Сиренадны мәктәп елларыннан ук беләм. Тик безнең аралашу “Исәнме!”, “Хәлләр ничек?”, “Сау бул!”дан ары узмый иде. Мәктәпне тәмамлагач, укуны Яр Чаллы педагогия институтының география факультетында дәвам иттем. Укуны тәмамлагач, Югары Табын урта мәктәбенә география, биология һәм химия фәннәрен укытырга кайттым. Егетләр кайгысы юк. Баш-аягым белән укыту эшенә чумдым. Сиренад белән очраша башлавыбыз авыл сабан туенда башланды, – дип искә алды Алсу.
Сиренад Алсуны күптән ошатып йөри. Гади, эчкерсез авыл кызы аның йөрәгендә мәктәп елларыннан ук аерым урын били. Үзеннән җиде яшькә кечерәк кызның тизрәк үсеп җиткәнен көтә егет.
– Кисәк кенә башыма “Җитте, өйләнергә кирәк! Яшь бара бит” дигән уй килде. Кичке сабантуйга чыктым. Алсуның да бәйрәмдә буласын беләм бит! Болай да озакка сузылды, яңадан бер минут та көтмим дип, шул кичне Алсуны өенә озата кайттым һәм, бөтен кыюлыгымны җыеп: “Әйдә, очраша башлыйк!” – дидем. Күзләренә карау белән, Алсуның җанымның яртысы булуын аңладым. Менә 20 ел инде бергә без! – ди Сиренад.
Әти-әниләре кебек Сиренад белән Алсу да ике ел очрашып йөриләр. Алсуны кайнанасы да, кайнатасы да якын итә. Алсу беренче көннән үк аларга “әнкәй”, “әткәй” дип дәшә.

Бердәмлек таулар күчерә
18 ел Югары Табын мәктәбендә укытканнан соң, Алсу хезмәт юлын Түбән Табын интернат-мәктәбендә дәвам итә. Бүген ул биредә география, биология фәннәрен укыта.
– Эшкә Сиренадның туган авылына кайтмасам да кавышкан булыр идек, дип уйлыйм. Без инде үсмер чактан ук бер-беребезне күреп, бер-беребезгә ияләшеп, күңелләр белән әллә кайчан якынайган булганбыз. Үзебез дә белмичә, бер-беребезне читтән генә яратып йөргәнбез. Сиренад – тыйнак, юмарт, юл куючан, хатын-кызга хөрмәт белән карый торган кеше. Тормышта бу сыйфатлар аеруча мөһим. Авылда үскән кеше хезмәт сөя торган була, тормыш иптәшем дә шундый. Шөкер, матур һәм җитеш тормышта яшибез. Бәхетебезгә күзләр тимәсен! – ди Алсу.
Сиренад белән Алсу өч малайга гомер бүләк итәләр. Илназ Г. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының беренче курсын тәмамлаган. Уртанчылары Раяз – 10, төпчекләре Кәрим 2 сыйныфка укырга бара.
– Кайнана-кайната белән торганда, кайчак эндәшми калырга, сабыр булырга кирәк. Өйдәге җылы атмосфера күп очракта хатын-кыздан тора. Мине кайгыртып, яратып яшәүче, балаларыбыз өчен өзелеп торган ир үстергән әткәй белән әнкәйне ничек яратмыйсың инде?! Төрле холыклы кешеләр бергә яши-яши бербөтенгә әйләнәләр. Әби-бабай тәрбиясендә үскән оныклар иманлы, инсафлы булалар. Балалар кечкенә чакта, алар авырып китсә, эш калдырып өйдә яткан булмады. Әби-бабай һәрвакыт беренче ярдәмчеләребез булды. Балалар да, әби-бабалары берәр җиргә кунакка китсә, көн үткәнче аларны сагыналар иде. Шушы тыйнак бәхетебезне Аллаһым күпсенмәсен! Алга таба да кадерле хатын, газиз әни булып яшәргә язсын! – ди Алсу.
Садриевлар йортында һәр эшне бергәләп башкаралар. Аш-су бүлмәсендә кайнана да, килен дә кайнаша. 85 яшьлек гаилә башлыгы Әзһәм абый, яшьлек елларын искә төшереп, карчыгын мотоциклга утыртып йөртеп кайткалый. Тугызынчы дистәсен ваклаучы карт печәнен дә чаба, яшелчә бакчасында эшләргә дә җитешә.
– Минем өчен иң мөһиме – әнкәй белән хатынның дус булуы. Дуслык булмаган җирдә тынычлык та булмый. Ә безнең йортта ел әйләнәсе җылы җәй яши, – ди Сиренад.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев