Без тарихта эзлебез
Татарстан Республикасы дәүләт архивы шәҗәрәләр фестивале уздырды.
Район мәдәният йортында “Тарихта без эзлебез” республика фестиваленең район туры узды. Фестивальне оештыручылар – ТР архив эше буенча дәүләт комитеты һәм ТР дәүләт архивы. Быел фестиваль бишенче тапкыр оештырылды. Фестивальнең зона туры да Мөслимдә узачак.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узган шәҗәрәләр фестивале буыннар дәвамчанлыгын саклау, гаилә бәйләнешләрен ныгыту, туган як тарихын өйрәнү, республикабыз халыкларының милли традицияләрен, горефгадәтләрен торгызу, гаилә иҗаты традицияләренә ярдәм итү, үсеп килүче буынны эстетик, әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләүдә аның ролен көчәйтүне максат итеп куя. Фестиваль нәселенә, тарихына битараф булмаган райондашларыбызны бергә җыйды. Район турында Баланлы авылыннан Тәнзилә һәм Нурулла Сафиннар нәселе дәвамчылары, Рус Шуганнан Ксения һәм Радик Хисаметдиновлар, Яңа Усы авылыннан Варвара һәм Михаил Григорьевлар династиясен дәвам итүчеләр, Дусайдан Миләүшә һәм Рафил Шакировлар, Мари Бүләрдән йөзьяшәр Мельзан һәм Гали Димиевлар нәселе вәкилләре катнашты. Мәдәният йорты фойесында күргәзмә оештырылган иде. Күргәзмәдә уникенче буынына кадәр ачыкланган нәсел агачы, һөнәрләр буенча династияләр, милли киемнәр, кул эшләре, төрле елларда газета-җурналларда чыккан язмалар, узган гасырдан ук сакланган фотоальбомнар белән таныштык, милли ризыклардан авыз иттек.
Григорьевлар династиясен тәкъдим итүче Галина Романова, үзе әйтмешли, Зина һәм Ольга түтәйләренең нәсел шәҗәрәсен алып килгән. – Бу быел гына эшләнгән хезмәт түгел. Әтинең бертуган сеңлесе Зинаида апа башлады бу эшне.
Бабабыздан калган дәфтәр бар иде. Ул Яңа Усы авылында яшәгән бик күп нәселләр турында язып калдырган. Зина түти 30 елдан артык үзе белгәннәрне язып барды. Без дә шәҗәрәгә өстәмәләр керттек, тулыландырдык. Безнең Тәүкәлләр ыруы, Тмиләр затына 612 кеше теркәлгән, авылыбыздагы керәшеннәр биш нәселгә таралган һәм ике меңләп кешене берләштерә, – ди ул.
Гөлсинә һәм Фатыйх Сафиннар нәсел агачын шактый еллар элек барлый башлаган. – Без нәсел агачын күптән төзибез. Нәселебез төрле якларга чәчелгән. Кулаклаштыру вакытында туганнарыбыз Камчаткага, Сәмәркандка кадәр таралган.
Күптән түгел Чиләбе шәһәрендә әтинең бертуган абыйсының оныгын таптык. Хатлардан бик күп мәгълүмат алырга була. Латин, гарәп графикасы белән язылган хатларны да, авырлык белән булса да, өйрәнәбез. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәчәкбез, – ди Фатыйх Нуруллович.
Район башлыгы Альберт Хуҗин бәйгенең телебезне, нәселебезне, туган җиребезне саклауда бик мөһим роль уйнавын ассызыклады.
Ксения Хисаметдинова биш буынга кадәр нәсел җепләрен барлаган. Бабасының Бөек Ватан сугышындагы батырлыкларын аеруча дулкынланып сөйләде ул, әти-әнисе истәлегенә җыр да башкарды.
Димиевлар нәселен дәвам итүчеләр сәхнә тутырып чыкты. Алар җиде буынын да белә!
Мари Бүләр мәктәбендә укытучы булып эшләгән Әлмөхәммәт бабаларының һөнәрен дәвам итүче егет-кызларның гомуми педагогик стажы 250 ел тәшкил итә.Мари, татар, рус, чуваш, төрек, дагыстан вәкилләрен берләштерүче нәсел үзара дус-тату яши. Алар моны җыр-бию, уен-көлке белән дәлилләделәр.
Сафиннар гаиләсен районыбызда күпләр беләдер. Фестивальгә алар унөч кешелек төркем булып килде. Сафиннар нәселендә гармунчылар һәр буында бар. Тальян гармун, ядкәр булып, буыннан-буынга күчә. Нәселнең тулаем педагогик стажы – 387 ел! Арада агроном, табиб һөнәрләрен үзләштерүчеләр дә бар. Тату, бердәм, ныклы гаилә бу.
Григорьевлар нәселе Новгородтан килеп урнашкан.Тәүкәлләр, ягъни тәвәккәлләр җыены, Тмиләр – Тимофейлар заты вәкилләре алар. Уникенче буынга кадәр өйрәнелгән, бәһасе булмаган шәҗәрә белән килгән алар!
Миләүшә һәм Рафил Шакировлар – Дусай авылыннан. Гаиләнең визит карточкасын тәкъдим иткәндә, 83 яшьлек Сәрмәдия әби белән 5 яшьлек оныкка кадәр сәхнә тотты. Озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләгән Сәрмәдия әби яшь кызлардан һич калышмый биеде.
Алюминий табакларда да биеп күрсәтте Шакировлар. Гомумән, бу гаиләнең кайсы вәкилен алсаң да, моңлы итеп җырлый, ут чәчеп бии. Сәнгатьне яратулары күренеп тора. “Тарихта без эзлебез” фестиваленең район турында Сафиннар гаиләсе өченче урынга лаек булды. Икенче урында – Димиевлар гаиләсе. Беренче урынны Шакировлар гаиләсе алды. Аларга дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Еллар үтеп, чәчләргә чал кергәч, нәсел җепләре турында күбрәк уйланабыз. Ярый ла, нәсел тарихын безгә кадәр туганнар өйрәнгән булса. Шуңа нәсел тарихы бүгеннән үк барлыйк.
Наилә Сәлахова
Наилә Сәлахова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев