Бердәмлек – уңыш нигезе
Авыл кешесе хәзер иркен, мул тормышта гомер кичерә. Иске Смыловкага баргач, без моңа тагын бер кат инанып кайттык. Земфира һәм Владимир Усковларның өе – авылдагы иң матур йортларның берсе.
Капканы ачып керү белән биредә уңган хуҗалар яшәгәне күзгә ташлана. Чисталык һәм пөхтәлек хакимлек иткән ишегалдындагы һәр нәрсә сокланырлык. Өй һәм хуҗалык корылмаларына уңган рәссам искиткеч матур рәсемнәр төшергән дип уйлаган идек, балачактан һәркемгә таныш персонажларны Усковларның улы Демьян ясаган булып чыкты. Усковларда авыл хуҗалыгы техникасының да ниндие генә юк! Алар, 2004 елда крестьян-фермер хуҗалыгы төзеп, 400 гектар мәйданда бөртекле культуралар үстерә.
– Беренче елны без 16 гектар мәйданда бодай чәчеп карадык. Үз эшен башлаганда һәркемнең “булдыра алырбызмы?” дигән уе буладыр. Куркып кына тотынсак та, эшебез уңышлы булды. Быел 100 гектардан артык мәйданда арпа, 200 гектарга якын мәйданда сабан бодае һәм көзге бодай үстердек. Калган мәйданнарга люцерна һәм горчица чәчтек, – ди Земфира Ускова.
Заманында биредә “Нектар” совхозы гөрләп торган. Совхоз булгач, авыл кешесенең эше дә, яшәр өчен мөмкинлекләре дә бар дигән сүз. Совхоз таралгач, авыл халкының күбесе эш урыннары эзләп, якын-тирә шәһәрләргә юл алган. Земфира апа заманында – совхозда идарәче, аннары 11 ел сатучы, ә Володя абый исә 13 ел урманчы булып эшләгән.
– Җир эше миңа кечкенәдән якын, балачактан таныш. Дүртенче класста укыганда ук әтием Александр белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Совхоз таралгач, нәрсәдер уйларга кирәк иде. Башкалар кебек авылдан чыгып качу ягын карамадык. Үзебезнең фермер хуҗалыгын булдыру нияте белән яна башладык. Эшләр өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар. Ике Т-150 тракторы, өч комбайн, ике МТЗ тракторы – барысы да сафта. Бер тракторны дәүләт программасы ярдәмендә алдык, – ди гаилә башлыгы.
Авыл урманга терәлеп тора диярлек. Юлга кабан, поши йөгереп чыгарга мөмкин. Авылда элек тормышның гөрләп торуын искә ала өлкәннәр. Шушы авылдан гына сугышка 76 кеше киткән. Яуда ятып калганнар истәлегенә Усковлар авыл уртасына матур итеп һәйкәл ясатып куйганнар.
Иске Смыловкада алты йортта 10 кеше гомер кичерә. Шуларның икесен Усковлар эш урыннары белән тәэмин иткән. Аларның берсе – Александр Суханов. Фермер хуҗалыгында бар эшкә дә өлгер механизатор урып-җыю чорында тормыш иптәше Галина белән бергәләп хезмәт куя. Иван Санников сүзгә саранрак булса да, эшендә сынатмаганы күренеп тора. “Бер минутны да бушка әрәм итмим”, – ди ул. Җир эшкәртү белән мәшгуль механизаторга без сокланып карап тордык. Авыл кешеләреннән тыш хуҗалыкта Башкортостан Республикасыннан да килеп эшлиләр. Бу сезонда Усковларның фермер хуҗалыгында 8 кеше хезмәт куйган.
– Үзебездә эш урыннары юк. Булганында да акча түләмиләр. Танышлар аша Усковларны таптык. Гади кешегә дә шундый яхшы мөнәсәбәт була икән дип аптырадык баштагы мәлне. Ашату оештырылган, хезмәт хакын вакытында һәм күп итеп алабыз. Кияүгә чыгучы булса, шушы авылда төпләнеп калыр идем. Авылда буш ихаталар аз түгел, – ди Башкортостанның Казанчы авылыннан Сергей Сидоренко.
Усковлар үстергән уңышны нигездә үзебезнең фермерларга саталар. Күп өлеше малларын ашатуга тотыла. Җирләреннән тыш гаиләнең ихата тулы мал-туарлары да бар. Күпләп үгез, дуңгыз асрыйлар. Быел умарта да тергезгәннәр.
– Хәзер мал тоту файдалы түгел дияргә яраталар. Мин алай димәс идем. Мөгезле эре терлек асрау – банкка акча салу кебек. Аны тәрбияләп үстергәч, үзең дә экологик яктан чиста ит ашыйсың, сатып табыш та аласың. Авыл җирендә яшәгән кеше мал-туардан өзелергә тиеш түгел, – ди Земфира апа.
Усковларның ике уллары да – Яр Чаллы шәһәрендә. Демьян – “Закамье” күпләп сатып алу базасында идарәче урынбасары. Максим политехника университетында укый. Балалары, атна саен кайтып, әти-әниләренә булышып китәләр. Башкача мөмкин дә түгелдер! Бу кадәр зур хуҗалыкны, басу кадәр ихатаны җыештырып, гөлбакча итеп тотар өчен уртак көч, күмәк тырышлык кирәк! Уңышларының сере гаилә членнарының шулай бердәм булуындадыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев