Бердәм гаилә – милләт күрке
1968 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлаган Гөлмаһираны Олы Чакмак балалар бакчасына эшкә җибәрәләр. Музыка җитәкчесе булып эшләгән яшь белгеч балалар белән дә, аларның әти-әниләре белән дә уртак тел таба.
Хезмәтен яратып башкара. Гомерлек ярын да шушы авылда таба ул. 1974 елда Мөхтәр Габидуллин белән гаилә корып, төп йортта яши башлыйлар. Каената-каенана белән килешеп гомер итәләр.
– Йорт салып, башта әти-әнине башка чыгардык. Аннан үзебезгә шушы йортны салдык, – дип искә ала бүген Гөлмаһира апа белән Мөхтәр абый.
Өч балага гомер бирә алар. Илнурларын районда белмәгән кеше юктыр. Ул башта мәктәп директоры булып эшләде, хәзер – авыл җирлеге башлыгы. Киленнәре дә каенана туфрагыннан. Айгөл – төп йорт килене, Гөлмаһира апа кебек туганнарны туплап торучы. Һөнәре дә туры килгән – Олы Чакмак мәктәбендә математика укыта. Кызлары Язилә дә әбисе, әти-әнисе һөнәрен сайлаган, укуын Яр Чаллыда педагогия колледжында дәвам итә.
Ир-ат – йортның тоткасы. Мөхтәр абый яшьлек елларында колхоз эшеннән кайтып кермәсә, хәзер үзләренең пай җирләрендә печән үстерү белән шөгыльләнә, умарта тота, хуҗалык эшләре күпчелек аның җилкәсендә.
– Минзәлә автомәктәбендә алган һөнәремә тугры булдым, – ди ул. – Гомер буе машина йөрттем. Ерак юлга да чыктык, колхоз кырларын да иңләдек.
Германиядә армия сафларында да шофер булган ул. 90 елларда К-700 тракторына күчкән һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшләгән.
– Килешеп, бер-беребезне аңлап гомер иттек. Күпчелек юлда булгач, йорт мәшәкатьләре, бала тәрбияләү нигездә Гөлмаһира өстендә булды, – ди Мөхтәр абый.
– Сынаулар да күп булды. Сабыр иттек, инде алдагысы хәерле булсын, – ди Гөлмаһира апа. – Аллага шөкер, мәчеткә йөреп, дин дәресләре алдым. Булганына шөкерана кылып яшибез.
Хәзер инде хезмәтләренең, тормышларының матур нәтиҗәләрен тоеп яши Габидуллиннар.
Фото - Габидуллиннарның гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев