Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Гаилә

68 ел бергә!

Башкорт кызы Кәшифәне булачак ире “урлап” өйләнгән. Җизнәсе балдызын урларга ярдәм иткән. Баек авылына килен булып төшкән 17 яшьлек Кәшифә үзеннән бер яшькә зур Фәрдегаянның хатыны була.

Кәшифә апа белән Фәрдегаян абый – сугыш чоры балалары. Балача­гы сугыш елларына туры килмәсә, Фәрдегаян абый юга­ры дәрәҗәләргә ирешер иде, мөгаен. Укымышлы егет ариф­метикадан биремнәрне дә бик тиз чишә, рус теленнән дик­тантны да “бишле”гә генә яза.

– Кайбер балалар мәктәпкә чыпта бөркәнеп килә иде. Безнең инәй хәстәрлекле яшәде, шуңа күрә минем ая­кларда һәрвакыт – тула оек белән чабата, өстемдә туладан тегелгән бишмәт булды. Бала­чакта урамда уйнап йөргәнне бөтенләй хәтерләмим. Авыл­да фәкыйрьлек, ачлык, чир ха­кимлек итә. 1944 елның язын­да халык көздән кырда кал­ган икмәкне ашап агуланды. Авылда “кан чире” башланды. Гаиләләре белән үлүчеләр дә булды. Мәңге онытмыйм: миңа 10 яшь чамасы иде, бригадир Салих абый чакырып китерде дә, хастаханәгә барып килергә кушты. Ат җигеп бардым. Хастаханәдән бала мәетен алып чыктылар, аны авылның югары очына илттем, – ди Фәрдегаян абый.

Фәрдегаян абый 1944 елның язында, ике ат җигеп, берүзе җир сөрергә чыгуын да бүгенгедәй хәтерли.

– Көне буе яланаяк ат куа­быз. Алҗап бетә идек. Хәлдән таеп кайтып егылабыз, иртән тагын торып китәбез. Ул ва­кытта тәртип каты булды. Бер уч борчак белән тотылучы­ларны төрмәгә яптылар. Өйгә алып кайтырга ярамый, шулай да басуда учакта борчак куы­рып ашарга рөхсәт ителә иде. Бер вакыйга истә калган. 1944 елның язы. Гобырдык чишмәсе буенда бәрәңге утыртабыз. Бәрәңге кабыгын пешерергә куйдык. Пешеп чыккач, ашар­га җыенып йөргәндә каравыл­чы Шәгали абзый килеп чык­ты да, бәрәңгене түгеп, таптап бетерде. Бәрәңге кабыгын да ашатмадылар!

Колхоз бригадиры кечкенәдән эшкә “җиккән” Фәрдегаян, җиде классны тәмамлаганнан соң, 16 яшендә конюх булып эшли башлый.

– Миңа күз атып йөргән кыз­лар күп булса да, Кәшифәгә күзем төшкәч, ике дә уйла­мый, Гәрәй абыем белән кыз­ны урлап кайттык. Тик озак та үтми, яшь киленне әнкәйгә калдырып, хәрби хезмәткә китәргә туры килде. Ульяновск өлкәсендә поезд белән яшерен йөкләр озата идек. Шөкер, ту­ган якларга исән-сау әйләнеп кайттым. Авылда газиз әнкәм, сөекле хатыным һәм әле бер тапкыр да күрмәгән кызым Фәйрүзә көтә иде, – дип, яшьлек елларын искә алды Фәрдегаян абый.

– Дүрт яшемдә әтисез кал­дым. Ат белән базарга барган әткәй юлда бик нык туңган. Кышкы суык үзәгенә үткәндер – әти 17 көннән якты дөнья белән хушлашкан. Әтиле кешеләргә кызыгып яшәдем. “Тормыш иптәшем әтием кебек яклау­чым, кайгыртучым да булсын иде”, дип тели идем. Аллаһы Тәгалә теләкләремне ишетте: Фәрдегаяным гомер буе мине кадерләп, саклап яшәде. 68 ел иңгә иңне куеп яшибез. Алга таба да тигезлектән аермасын! – ди Кәшифә апа.

Бер көн дә колхоз эшеннән калмый Кәшифә. Җәй көннәрендә кишер, чөгендер эшкәртергә, көлтә бәйләргә йөри, ә кышын башка хатын- кызлар белән бергә силос ба­зын, салам эскертен ача, ам­барда ашлык чистарта. Кәшифә һәм Фәрдегаян Баяновлар лае­клы ялга чыкканчы “Урал” кол­хозында хезмәт куя. Биш балага гомер бүләк итәләр.

– Гомер, тормышның ай- ваена карамыйча, шатлык-ку­анычлары, кайгы-борчулары белән үтә икән ул. Баекка ки­лен булып төшүемә дә 35 ел ва­кыт үткән. Әткәй, инәкәй белән аңлашып яшибез. Алар безгә – терәк тә, үрнәк тә! Инәкәй – олы җанлы кеше. Каенана­сы авырып, түшәккә егыл­гач, ул аны җиде ел сабый ба­ладай тәрбияләгән. Әбиебез: “Авырттырасыз, киленем тот­сын, аның куллары йомшак”, – дип әйтә торган булган. Шун­дый матур гаиләгә килен булып төшүем белән бик бәхетле мин! Үземне инәкәй белән әткәйнең кызы итеп тоям, – ди Кәшифә апа белән Фәрдегаян абыйның киленнәре Ләйлә.

Ләйлә апа да, тормыш иптәше Рамил абый да – укы­тучылар, Баек мәктәбендә эшлиләр. Укытучының эше ва­кыт белән чикләнми. Әти-әни ярдәме бик кирәк!

– Әткәй белән инәкәй ба­лалар үстергәндә иң зур ярдәмчеләребез булды. Бала авырый дип, эшкә бармый калмадык. Хәзер үзебез – әти-әниләр, оныкларыбыз да бар. Әти-әни янәшәсендә үзебезне сабый итеп тоя­быз. Гомер дәвамында әти- әнинең ныклы канаты астын­да, аларның яратуын тоеп яшәү – бик сирәкләргә генә эләгә торган бәхет. Ходай бәхетебезне күпсенмәсен!- ди Рамил абый.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев