Сүзең көмеш булса да, эндәшмәвең - алтын
Безнең көннәрдә статистика санап чыгармаган бер нәрсә дә юктыр - игез балалар саныннан алып, ефәк кузындагы җепләрнең уртача ничә кат уралуына чаклы исәпләнгән.
Әлбәттә, кешенең ничек яшәве һәм үз-үзен тотуы – тәүлекнең күпме өлеше йокыга, күпмесе ашауга, сөйләшүләргә китүе – барысы да исәпләнгән, процентлары чыгарылган. Хәер, безне йокы вакыты түгел, кешенең көндезге эшчәнлеге кызыксындыра. Шунысы ачыкланган: вакытның иң күп өлеше сөйләшүләргә китә икән. Моңа эшлекле әңгәмәләр дә, гаиләдә, дуслар белән, телефоннан сөйләшүләр дә, шулай ук буш лыгырдаулар да керә.
Сөйләм – кешеләрнең үзара төп аралашу чарасы. Күпчелек очракта кешенең сөйләү манерасы аның культура һәм тәрбия дәрәҗәсен билгели.
Әлбәттә, һәр кеше фикерләренең тирән һәм оригиналь булуы белән әңгәмәдәшен сокландыра алмаска да мөмкин. Иң мөһиме – кыланмау, табигый булу. Ләкин үз-үзеңне тотуда табигый булу бик җиңел нәрсә түгел, моны исегездән чыгармагыз. Акрынлап, сез сөйләшүдәге әдәплелекнең төп кагыйдәләрен үзләштерерсез, ул чагында инде теләсә нинди шартларда да сезнең сөйләшү манерагыз әңгәмәдәшегезнең ачуын китермәс, киресенчә, сезнең белән сөйләшеп утыру рәхәт булыр.
Кешеләр арасында күңелсезләнеп, кайгырып, ачуың килеп утырырга ярамаганны беркем дә белми эле. Ә инде кәефсез чагыгыз яисә берәр күңелсез хәл булса, ни өчен аны башкаларга күрсәтергә?
Сездән соңрак килгән кунаклар ошамаганга кәефегез китсә, нәрсә эшләргә? Үзегезне берни булмагандай тотыгыз, яисә чыгып китегез. Иң яхшысы – беркемгә дә сиздермичә тавыш-тынсыз гына чыгып китү. Җаен туры китереп, китүегезне хуҗаларга белдерә аласыз. Билгеле, моның өчен уңайлы сылтау табу кирәк.
Шулай итеп, кәефегез яхшы, ким дигәндә ярыйсы, барысы да тиешле тәртиптә булганда танышларыгыз белән баш иеп исәнләшергә дә, кул биреп күрешергә дә мөмкин.
Шуны истә тотыгыз. Кемгә дә булса очраклы гына сүз катканда да - сез читкә карарга тиеш түгелсез. Югыйсә сезнең бу манерагыз әңгәмәдәшегезгә аны ихтирам итмәү булып тоелыр. Шул ук вакытта нык текәлеп, үтәли күрердәй итеп карау да килешми. Сөйләшкәндә кыланчыклану, маңгай һәм борын җыеру да килешми – боларны әңгәмәдәшегез мыскыллау дип кабул итә, үзегез исә җүләр сыман күренерсез.
Иң кызыклы шаяру вакытында да шаркылдап көлү килешми. Тотнаклылык – иң яхшы манера, үзеңә бар кешенең игътибарын җәлеп итү – әдәпсезлек. Әңгәмәдәшеңнең сүзен бүлдерергә, сөйләүдән туктатырга ярамый, ул чагында аны ихтирам итмисең дигән фикер туа. Үзегезне аның урынына куеп карагыз, ошар иде микән?
Бер комедиядә “Сөйләшү осталыгы – эндәшми тору осталыгы ул”, диелә. Моның мәгънәсе: игътибар белән тыңлый белү дә кызыклы итеп сөйләшә белү кебек үк авыр, дигәнне аңлата түгелми соң? Әмма һәрвакыт авызыңа су капкандай булырга ярамый. Сезгә төбәп әйтелгән күп кенә сораулар, бигрәк тә тәбрикләүләр җавап көтә.
Аз-маз гына таныш кеше сезнең белән исәнләшкәндә : “Ничек яшисез?”, дип сорый. Сез, элементар әдәп кагыйдәләрен саклап, мондый чакта әйтелә торган “рәхмәт” сүзе белән чикләнергә тиеш. Гаиләләрегез узара таныш булмаганда, бер-берең алдында чишелеп бетүнең кирәге юк. Әгәр дә инде якын дустың, яки иске танышың шул ук сорауны бирсә, формаль җавап белән генә котылырга хакыгыз юк. Югыйсә андый җавап дустыгызны, яки сезне күптән белүче кешене үпкәләтергә мөмкин. Чөнки ул сезнең тормыш турында күбрәк белү, кирәк булса ярдәм итү өчен чын күңеленнән кызыксына.
Фото - Татар-информ архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев