Яшьлекнең дә йөгәне булырга тиеш
Гаиләләр таркалуга нәрсә сәбәп?
“Авыл утлары” газетасында Гөлфия Мөхәмәтгәрәеваның “Беренчесе – гармун, икенчесе – скрипка” дигән язмасын укыгач, күңелгә каршылыклы уйлар килде. Язмада сүз ир һәм хатын, гаилә мөнәсәбәтләре турында бара.
Хәзерге аерылышу очракларының инициаторларын хатын-кызлар дип күрсәтә автор. Ә нигә хатын-кыз беркайда да эшләмәүче исереккә, гаиләсен тәэмин итәргә ашыкмаган иргә түзеп яшәргә тиеш соң әле?! Бик күпләрдән: “Гаиләдә дөрес тәрбия бирелмәгән, шуңа фәләннәрнең кызлары ир белән тора алмый” дигән сүзләрне ишеткән бар. Үзе кызлар үстергән кеше бу сүзләрне әйтми, минемчә. Бер генә кеше дә кадерләп-назлап үстергән кызының башка гаиләдә идән чүпрәге булуын теләмәс иде. Хәер, медальнең икенче ягы да бар бит әле. Сер түгел, әйләнә-тирәбездә бернинди кысаларга да сыя алмаган тормыш алып баручылар да шактый. Мин белгән берничә гаиләдә ирләрнең хатыннары да, сөяркәләре дә бар. Һәм хатыннары, шул сөяркәләре турында хәбәрдар булып та, аларны ирләре белән бүлешеп, килешеп яши! Имеш, ир исемен йөрткән кеше аны ташлап китә күрмәсен! Аяк астында туфрак булам, әмма аерылмыйм, балаларны ятим итмим, дип уйлый андыйлар. Ләкин ике гаилә арасында әрле-бирле йөргән ир гаиләдәге бер генә балага да җитәрлек ярату һәм тәрбия бирә алмасын берсе дә уйлап карамый.
Бер мәҗлестә шактый дәрәҗәле урында эшләүче бер җитәкче белән урыннарыбыз янәшә туры килде. Аның сөйләгәннәрен күңел дәфтәремә теркәп куйдым да, вакыт үткән саен аларга әйләнеп кайтам.
– Хатын-кызлар үз-үзләрен карамый башлады. Кияүгә чыгалар да, вәссәлам, шуның белән эш бетте, дип уйлыйлар, ахры. Эштән кайткан ирен түше катып беткән халат киеп каршы алган, чәче-башы тузган хатын кемгә кирәк?! Хатын-кыз ник үзен яратмый?! Шартлаганчы ашап, май мичкәсе кебек эче бүселеп чыккан юан ботлы хатыннарга кемнең күңеле ятсын?! Үз-үзеңне карап, чама хисен белән бизәнеп-ясанып, хәләлеңне көязләнеп каршы алсаң, ир затына тагын ни кирәк инде?! Хатын ул өйдә – хуҗабикә, кунакта – патшабикә, ятакта фахишә булырга тиеш. Шул вакытта гына ир башкаларга борылып карамаячак, – дигән иде ул.
Чит илдән кергән кино-сериаллар да шактый какшатты шул җәмгыятебезне. Йөргән кызларын пирчәткә кебек алыштырган ир-егетләр кебек, атна саен төрле кешегә “сөям” сүзләрен әйтүче кызлар да аз түгел анысы. Социаль челтәрләрдә әле бер егетне кочып, әле икенчесенең кочагына чумып утырган кызларны күргәч, боларга кайчан акыл керер микән дип уйлыйсың. Яшьлекнең дә йөгәне булырга тиештер бит! Кызларның гаилә коруга әзерлексез булуында егетләрнең дә күпмедер гаебе бардыр. Башта, кызга өмет биреп, алтын таулар вәгъдә иткән егет, вакыт узгач, биргән антлары турында оныта. Ике төрле гаиләдә үскән егет белән кызның холыклары туры килмәве аңлашыла. Тик алтын урталыкны ничек табарга соң? Психологлар гаиләләрне берничә төргә бүлеп карый – вакыт узсынга дип корылган гаиләләр, исәп буенча корылганнары, бала өчен һәм димләп кушылган парлар. Кайсы гына очракны алма, ир белән хатын арасында үзара аңлашу булмаса, гаиләләрнең киләчәге юк. Даими җәбер-золым астында, әтиәнисенең туктаусыз талашканын ишетеп һәм күреп үскән балалар күп очракта бәхетле гаилә кора алмый.
– Күпләр, ир-атка ошыйм дип, әллә нәрсәләр кылана: каш-керфек, ирен ясата, күкрәк үстерә һәм башкасы. Иреңә ошар өчен артык күп кирәк түгел, югыйсә! Акчасыз да җыйнак һәм пөхтә йөреп була. Чәчеңне юып, тарап куйсаң, киемеңне чиста йөртсәң, шул җитә. Ирем белән 27 ел яшибез. Ялгышып та “сулга” каерылганыбыз, аеры-чөере йөргәнебез булмады. “Матурым”, “кадерлем” дип, төче сүзләр белән эндәшмәсәк тә, берберебезне ихластан яратып, хөрмәт итеп, кирәк булганда юл куеп яшәдек, өй җиткердек, уллар үстердек. Булганына шөкер итәбез. Хәләлем өчен иң мөһиме – минем сәламәт булуым. Ә матурлык ул туйда гына кирәк. Гаилә бөтенлеге өчен ике як та тырышырга тиеш. Яшьлектә яратып алган яры ир-ат өчен – нәрсә кисә дә, ничек кенә бизәнсә дә – күңелендә тәүге кат күрешкәндәге кебек үзгәрешсез кала. Ирләрнең күбесе макияж, прическа дигәнне аңламый. Кызлар шопингларга вакыт һәм акча әрәм иткәнче, шул вакытны гаиләләренә багышласыннар иде, – ди Мөслимдә яшәүче Мәдинә Мирсәгыйтова.
Төрле ирләр һәм төрле хатын-кызлар бар, әлбәттә. Гадәтләре генә түгел, холык-фигыльләре дә аерыла. Амораль тормыш алып баручы хатын-кызлар турындагы видеолар ватсап аша районны гына түгел, республиканы да урап чыккандыр, мөгаен. Кызларның чит ир-атлар белән якынлык кылуларын төшерүче дә, шундый түбәнлеккә төшкән хатыннар да гаепле бу очракта. Бозыклыкның башында исерткеч эчемлекләр торуын да онытмыйк. Шулай булмаса, матур гына яшәгән гаиләләр таркалыр идеме, яисә ирләренхатыннарын “алмашып” яшәрләр идеме икән? Аракы белән дус булган хатын үзенә хуҗа түгел дип, юкка гына әйтмиләр. Аларның балаларына төртеп күрсәтеп: “Синең әниең шундый бит”, – дисәләр, сабый нишләргә тиеш?! Бу дөньяга һәркем бәхетле булыр өчен туа бит.
Лилия Шәймиева
Фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев