Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Теплицаны кышка ничек әзерләп калдырырга?

Күкерт шашкасын яндырып, авырулардан, корткычлардан арындырыгыз

Күкерт шашкасын яндырып, авырулардан, корткычлардан арындырыгыз. Теплицаның каркасы металлдан булса, бу ысул киңәш ителми, чөнки күкерт металлны “ашый”. Күкерт шашкасын яндырганда кулга перчатка, борын һәм авызыгызны респиратор белән каплагыз. Бер тәүлектән ишекләрен ачып җилләтегез. Теплицаның каркасы металлдан булса, марганцовка белән юыгыз.

Фитофтора кергән булса, җирнең өске 15 см тирәнлектәге капламын казып алып, яңа җир алып кереп өстәгез. 10 литр суга 400 гр хлор кушып, түтәлләргә сибегез. Бакыр купоросы белән юдыртсагыз да була (10 литр суга 100 гр).

Яки 100 гр бакыр купоросына 1 литр кайнар су салып, яхшылап эретегез, шуңа 5 литр кайнар су өстәгез һәм тагын 4 литр суык су кушыгыз. Монысы әзер. Аерым чиләктә 1 литр суда 100 гр известь яндырыгыз, шуңа 4 литр су өстәгез. Ике эремә дә әзер.

Бүлмә температусына кадәр суынганнарын көтегез һәм икесен бергә кушып сөзегез. Зәңгәрсу төстәге барлыкка килгән катнашма белән теплицаны, берочтан җирен дә эшкәртегез.
Җире туңмасын дисәгез, түтәлләргә салам җәегез. Кышын кар кертеп салырсыз.

Булат Зәйнуллин фотосы 

Чыганак: Йорт. Бакча. Рецептлар

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев