Сарымсак саклау серләре
Сарымсакны дөрес саклаганда, ул киләсе көзгә кадәр тора ала
Сарымсакны саклауга куйганчы аны яхшы итеп җилләтергә кирәк. Саклауга куйганчы бер-ике атна бер тапкыр 25-35 градус җылыда киптерергә киңәш ителә. Сарымсакны җыю вакытын төгәл үтәү дә аның яхшы саклануына йогынты ясый. Иң мөһиме – соңарырга ярамый, вакытында җыеп алырга кирәк.
Уңыш күп булганда, сарымсакны 10-12 килограмм сыйдырышлы тартмаларда яки кәрҗиннәрдә, яисә 20 сантиметр калынлыктагы киштәләрдә сакларга мөмкин. Салкын ысул белән саклаганда, температура -1-3 градус чамасы, дымлылык 70-80 процент булырга тиеш. Җылы ысул белән саклаганда, температура +16+18 градус, дымлылык 50-70 процент булу шарт.
Сарымсак яхшы саклансын өчен, аның тамырларын кыскартып кисәргә, очларын газ плитәсендә җиңелчә генә көйдереп (күмерләндереп) алырга кирәк. Шуннан соң аны коры урынга сакларга куярга мөмкин. Болай эшләгәндә, сарымсак озак саклана.
Сарымсакны он эчендә яки һава кермәслек итеп ябыштырылган катыргы тартмаларда саклаучылар да бар. Кайберәүләр газета белән төреп, төргәктә саклауның файдасын күрә. Толым кебек үреп, элеп саклаучылар да аз түгел.
Сарымсак вегетация чорында суган чебене белән зарарланган булса, аны тозда сакларга кирәк. Сарымсакның күләменә карап, зур кәстрүл төбенә 3 сантиметр калынлыкта тоз салабыз. Шунда бер рәт итеп сарымсак тезәбез һәм өстенә тагын тоз салабыз, шул рәвешле, савыт тулганчы, сарымсак белән тозны чиратлаштырып тезәбез. Сарымсак тутырылган савытны базга төшерергә мөмкин. Болай эшләгәндә, сарымсак киләсе ел уңышын җыеп алганчы саклана.
Пыяла банкада да сакларга була. Банканы сабын белән юып, стерильләштерәбез. Сарымсакларны (тырнакларга аерырга да була) банкаларга тутырабыз һәм капрон капкач белән ябабыз.
Сарымсакны суыткычта тотарга да була. Бу очракта аны кәгазь пакетта, катыргы тартмада яки пластик контейнерда сакларга мөмкин.
Сарымсакны таш тоз эчендә дә саклаучылар бар. Пыяла банканы стерильләштереп, төбенә таш тоз салабыз. Эченә сарымсакны яки аны тырнакларга аерып, тоз белән аралаштырып, катламлап тутырабыз.
Сарымсак пычкы чүбендә яки агач көлендә дә яхшы саклана. Катыргы тартмага сарымсакны һәм пычкы чүбен катламлап тутырабыз. Аста һәм өстә пычкы чүбе калсын. Ылыслы агач чүбе булса, тагын да яхшырак. Пычкы чүбе урынына агач көлен дә кулланырга мөмкин.
Сарымсакны саклауга куйганда, аның сортына да игътибар итегез. Саклау өчен “усал”, ягъни әче суган һәм эфир майлары күп булган язгы сортларны сайларга кирәк.
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев