Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кухня хәйләләре

Бер чәй кашыгы гадилек һәм ике аш кашыгы гениальлек ризыкны озаграк сакларга ярдәм итә.

Яшел тәмләткечләр озак саклансын өчен, аларның сабакларын су салынган банкада яки чүлмәктә саклагыз. Үләнне кояш нурларыннан яшерегез, ә суын даими алыштырып торырга тырышыгыз. Саргая башлаган үләннәрне ташламагыз, вак итеп турап, зәйтүн яки көнбагыш мае белән болгатып, кечкенә формаларда суыткычта саклагыз. Әлеге тәмләткечне төрле ризыкларга кушарга була.

Салат өчен ингредиентларны алдан әзерләргә мөмкин. Моның өчен туралган яшелчәләрне катлап тезеп ябык пыяла савытта саклагыз. Салат ашыйсыгыз килсә, әзер яшелчәләргә көнбагыш мае кушып өлгертергә була. Салатка тәмләткечне тагын бер төрле ысул белән ясарга була. Майонездан калган савытка аш серкәсе, зәйтүн мае һәм тәмләткечләр салып болгатсагыз, яшелчә салаты күпкә тәмлерәк булачак. 

Рәмилә Сәләмова

Фото - Татар-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2024 ел, 21 февраль санында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев