Көрәшне көздән башлыйлар
Күпьеллыкларны яңартып, җирләрен яхшылап эшкәртеп тормаганда, басу-кырларда тузганак һәм башка төрле чүп үләннәре барлыкка килә башлый.
Моны булдырмас өчен җирне көздән яхшылап эшкәртергә кирәк. Җирне 7-8 см тирәнлектә сукалаган очракта бу үләннән котылырга мөмкин.
Тузганак башка үсемлекләргә үсәргә ирек бирми. Шуңа күрә әлеге чүп үләненнән тиз арада котылу чараларын күрергә кирәк.
Тузганак белән көрәшне көздән үк башлыйлар. Иң беренче чиратта, җирне эшкәрткәндә тузганакларның тамырын казып алыгыз. Яз көне тузганакларда фотосинтез процессы башланганчы, беренче яфракларны йолкып алу файдага булачак. Үсемлекнең яфракларын теләсә кая ташламагыз, чөнки орлыклары шытып янәдән үсеп чыгуы бар.
Тузганактан котылу өчен халык чаралары да ярдәмгә килә. Моның өчен уксус һәм тоз кушып ашлама әзерләргә һәм чүп үләненә сибәргә кирәк. Ләкин бик сак эш итәргә, янәшәдә үсеп утырган үсемлекләргә зыян китермәскә тырышыгыз.
Берничә тапкыр “Снайпер”, “Лентор”, “Кеплекс” кебек химик препаратлар белән эшкәртергә була.
Тузганакны бакча туфрагын яхшырту өчен ашлама буларак кулланырга мөмкин. Моның өчен үсемлекнең тамырын җыеп, суга салып ачытырга һәм яшелчәләргә сибәргә кирәк. 10 литр суга 1,3 кг тузганак тамырын салыгыз, әлеге ашлама 2 атна эчендә әзер була.
Фото https://ru.freepik.com/free-photo/amazing-closeup-shot-of-a-beautiful-dandelion_12948174.htm#query=одуванчик&position=1&from_view=search
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев