Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кишер яфрагыннан ничек чәй ясарга?

Кишер яфрагыннан чәй бик файдалы, шуңа да аны ташларга ашыкмагыз

Кишерләрегезне алдыгызмы әле дуслар? Кишер яфрагыннан чәй бик файдалы, шуңа да аны ташларга ашыкмагыз. Бу хакта «Кызыл таң» газетасында Гөлия Мөгаллимова яза:

- аяктагы кан тамырлары өчен (варикоздан);

- организмдагы ялкынсыну процессларыннан;

- югары холестериннан;

- гөмбәчек инфекцияләренә каршы;

- хатын-кызларның репродуктив системасы, гормоннар өчен файдалы һ.б.

Чәй ясау: Кишер яфрагыннан чәй ясау өчен, иң элек аның яфракларын җыеп, чүпләрдән аралыйбыз. Юып, саркытып алабыз. Эре итеп турыйбыз, киң савытка салып, кул белән согы чыгарлык итеп уабыз.

Озак кына уганнан соң, савытка тыгызлап тутырып, өстенә юеш чүпрәк каплап, авыр әйбер бастырып, якынча 1 тәүлеккә калдырабыз. Бер тәүлеккә якын вакыт үткәннән соң, аны табага таратып, кызу булмаган мичтә (60-70 градус) киптереп алабыз.

Ул төсен үзгәртеп, сорырак чәй төсенә керергә тиеш була. Чиста пыяла банкаларда яки кәгазь пакетларга салып саклыйбыз. Эчү өчен нәкъ кара чәй кебек пешереп алабыз. Сәламәт булыйк! Бу хакта «Интертат» яза. 

Наилә Сәлахова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев