Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кан басымы күтәрелүдән интегүчеләр колагына

Гипертоникларның әче дошманы тоз диләр. Рационда тозны киметеп терелгән кешеләр бармы арагызда? Булса, языгыз әле.

Кан басымы күтәрелүдән ике көннең берендә үләм ахрысы, дип кайчандыр интеккән кешеләрнең берсе-мин үзем. 

Тозны түгел, углеводларны, бигрәк тә шикәрне киметергә кирәк икән кан басымы тәртипле булсын өчен. 

Һәм тагын бер кирәкле киңәш. Тозга  бәйләнмәскә, бары тик организмны күбрәк калий белән тәэмин итәргә кирәк. Тәнебез тәүлеккә 4700 мг калий алырга тиеш. Ләкин моны күрәгә белән йөземнән, яки кипкән башка җимешләрдән түгел, яшел үләннәрдән алырга кирәк. Чөнки кипкән җимешләрдән калийны туплау өчен көн саен ярты кило җимеш ашарга кирәк булачак. Болай эшләсәк, кандагы шикәрне күтәрәбез. Ә шикәрнең кан тамырларын җәрәхәтләве, йөрәк-кан тамыры , бөер, бавыр авыруларына китерүе турында һәркемнең мәгълүматы бар. 

Калий яшел үләннәрдә күп. Өстәвенә, аны күпме ашасак та, канда шикәр артмый. Әле яшел үләннәр составында кан басымын көйләүче, нервларны тынычландыручы магнийның күп булуын искә төшерсәк, яшел үлән сезонын кан басымы күтәрелеп интегүчеләр өчен проблемадан чыгу сезоны дип атарга була. 

Бакчада, урманда үскән, ашарга яраклы һәр үләнне җыеп куллану сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итәр. 

Рецепт сорап аптырамагыз. Чәчеп үстергән күптөрле салат үләннәре, тузганак, гравилат, сәрдә үләне, алабута һәм башка үләннәрне турап, көн саен күп итеп ашарга гадәтләнү кан басымы уйнаудан котылырга ярдәм итәр. Тәмен яхшырту максатыннан пешкән күкәй, тозлы кәбестә, йомшак сыр кушып, зәйтүн мае, каймак салып төрләндерергә була. 

Шулай гына түгел. Бу үләннәрне яшь, нәфис чагында күп итеп киптереп куйган очракта, кыш көне ул бик яхшы калий чыганагы булачак. Шунысы да бар, киптерелгән яшел үләндә калий микъдары тагын да күбрәк. 

Башка юл белән кан басымы уйнаудан котылу мөмкин түгел. Күп итеп калийлы ризык (иң яхшы чыганак-яшел үлән) кулланмыйча торып, савыгу мөмкин түгел.

Тырышлык куймый гына сәламәтлекне кайтарып булмас.. 

Сәламәт яшик, бәхетле булыйк, дуслар!

Чыганак https://vk.com/wall-214119016_6888

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев