Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Ит ашагыз

Тавык итендә йөрәк эшчәнлеген җайга салучы таурин бар.

Куян ите иң диетик ит санала: анда аксым максималь дәрҗәдә (21%), ә майлар бик аз (5% кына). Моннан тыш, аның аллергия китеpen чыгару куркынычы юк диярлек. Шунлыктан педиатрлар сабыйларга беренче тапкыр куян ите бирергә киңәш итә. Куян ите витаминнар һәм минераллар составы буенча да калган итләрдән өстен. Анда С, А, В группасы витаминнары, тимер, фосфор, марганец, фтор, калий күп.

Кош ите лаеклы рәвештә икенче урынны били. Анда аксым 20% тирәсе, май 9-15 %. Тик бу саннар түш итенә генә кагыла. Канат һәм бот ите, билгеле, тәмлерәк, тик аның майлырак икәнлеген онытмагыз. Күркә ите А төркеме витаминнарына (бигрэк та В2 гэ) бай, шунлыктан ул анемияне булдырмаска ярдәм итә. Тавык итендә йөрәк эшчәнлеген җайга салучы таурин бар.

Сыер ите тимер һәм цинкка бай (соңгысы тавык итендәгедән 3 тапкырга күбрәк). Дөрес әзерләнгән (парда пешерелгәне файдалырак) итне организм җиңел үзләштерә.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев