Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Язгы аяк киемен батареяда киптермәскә тырышыгыз

Фен ярдәмендә салкын һава өрдереп киптерергә дә була, силикагель кулланырга да мөмкин.

Язгы аяк киемен батареяда киптермәскә тырышыгыз, ул бик тиз сыйфатын югалтачак. Үз көенә кибүен көтәргә вакытыгыз юк икән, аяк киеменә газета яки кәгазь тастымал йомарлап тутырыгыз. Алар дымны тиз сеңдерәчәк. 

Фен ярдәмендә салкын һава өрдереп киптерергә дә була, силикагель кулланырга да мөмкин.

Язгы аяк киеменең исләнүе ихтимал. Истән котылу өчен кечкенә капчыклар тегеп, аларга дөге салыгыз һәм берничә тамчы эфир мае тамызыгыз. Аяк киемен салгач, әлеге капчыкларны эченә тыгып куегыз.

Лаклы туфлиләрне язгы пычрактан һәм вакытыннан алда яргалана башлаудан гади вазелин коткара. Косметик вазелинны кул тиресенә сөрткән кебек ышкып сөртегез.
Күн перчаткалар кысса, аларны дымлы тастымал белән урап 2-3 сәгать тотарга кирәк. Аннан соң кулларыгызга киегез дә кипкәнче салмый йөрегез. Күн сезнең кул формасын алачак һәм уңайлы булачак. 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев