Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яшелчәләр нәрсә ярата?

Һәркемнең утырткан яшелчәләрдән мул уңыш аласы килә. Гади генә киңәшләрне куллансак, уңыш бермә-бер артачак.

Яшелчәләр чүпрә ярата, чүпрәле су сипсәң шаулап үсә (10 литр суга 100 грамм чүпрә).

Чөгендер баллы булсын өчен, тишелеп чыккач һәм сирәкләгәч аш тозы эремәсе сибәргә кирәк. Бу кишер, суган, сарымсак өчен дә файдалы (10 литр суга бер стакан).

Помидорларны фитофтороздан саклар өчен сөт яки сөт суына бер тамчы йод тамызып сибәргә кирәк. Җәй буена берничә тапкыр кабатларга.

 Кыяр һәм помидорга 10 литр суга 20 тамчы йод кушып вегетация чорында бернича тапкыр сипсәң, бөреләре күбәя һәм авыруларга каршы торучанлыгы арта.

Суган көпшәләнмәсен өчен, утыртыр алдыннан чәй содасы эремәсенә салып торырга кирәк (1 литр суга 1 чәй кашыгы сода).

Иртә яздан җиләкләргә марганцовка эремәсе, ә чәчәк атар алдыннан йод эремәсе сибәрга (10 литр суга 10 тамчы).

 Йод эремәсен шулай ук кәбестә дә ярата, чәкән ясала башлаганда сибу яхшырак (10 литр суга 40 тамчы). hәp төп кәбестәгә бер литр сибәргә кирәк.

Фото – «Мөслим-информ»нан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев