Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Яфрагы да файдалы!

Чөгендер һәм башка яшелчәләрнең яфракларын төрле максатларда файдаланырга була

Бакчада үстерелүче яшелчәләрнең яфрагы, чүбе күп. Уңышны җыеп алганнан соң, яшелчә яфракларын җир участогын ашлау өчен кулланырга була.

– Бәрәңге һәм помидор (пасленчалар семьялыгына караучы үсемлекләрне) яфракларын терлек азыгы өчен файдаланырга ярамый, чөнки аларда агулы матдә – соланин бар. Тик хуҗалыкта әлеге үсентеләрнең яфракларын башкача кулланырга мөмкин. Үсентеләрнең яфракларында төрле таплар булмаса, аларны җимеш агачлары астындагы туфракны мүлчәләр өчен, компост ясау өчен файдаланырга була. Ашлама сыйфатында түтәлләрдә куллану да отышлы, – ди “Россельхозцентр” дәүләт оешмасының Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина.

Кызыл чөгендер яфраклары яшелчә өлгергәч тә сусыл булып кала. Аны салатлар яки ашлар әзерләгәндә кулланалар. Чөгендер яфракларын терлекләргә ашатырга да була, көздән утыртылган сарымсак түтәлләрен мүлчәләүдә дә кулланырга мөмкин. Яфраклар белән күпьеллык чәчәк, яшь агач-куакларның тамырларын каплаганда, бу аларга кышны чыгарга ярдәм итәчәк.

Кәбестә, татлы борыч һәм ташкабак яфракларын җылытылган түтәлләрнең аскы ярусына салырга була. Өстән ул тирес һәм уңдырышлы туфрак белән каплана. Яшелчәләрнең үсемлек калдыклары бәрәңге һәм томат түтәлләре өчен яхшы нигез булып тора. Яфракларны ваклап, ашлама сыйфатында туфракка күмәргә дә була.

Мүлчә, компост яки ашлама өчен бактерияләр белән зарарланмаган, сәламәт яфраклар гына кулланыла. Авыру яки бөҗәкләр зарарлаган яфракларны яндырырыга киңәш ителә. Аның көлен үсемлекләрне универсаль тукландыру чарасы буларак кулланырга мөмкин.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 23 август санында укыгыз.

Наилә Нәбиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев