Гайморитны ничек дәваларга
Кирәк очракта дәвалау ысулын 2 айдан соң кабатлагыз.
Иң элек киптерелгән календула чәчәген, үги ана яфрагын һәм чәчәген, сары мәтрүшкә чәчәген һәм яфрагын, шалфей, юкә чәчәген берәр чеметем алып, термоска салыгыз. Өстенө 2 стакан кайнар су салып, 10-15 минут томалап төнәтегез.
Авыру кешене аркага яткырып, аның һәрбер борын куышлыгына 1 әр тамчы цикламен тамыры согы тамызыгыз. Ун-унбиш минут узгач, торып борынны сеңгерергә кирәк. Аннары, үлән төнәтмәсен сөзеп, кайнар килеш берьюлы 2 стакан эчеп куегыз. Шул рәвешле җиде көн дәвамында дәваланыгыз. Кирәк очракта дәвалау ысулын 2 айдан соң кабатлагыз.
Фото - freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев