Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Чәегез тәмле булсын!

Яхшы сыйфатлы һәм тәмле чәй сайларга өйрәнәбез

Яшел чәйнең ватаны – Кытай. Азиатлар өчен яшел чәй – озын гомер чыганагы. Яшел чәй сайлаганда, пакет эчендәге яфракларга игътибар итәргә кирәк. Мондый чәйнең кипкән яфраклары тыгыз трубка кебек булырга тиеш. Пешергәннән соң яхшы сыйфатлы чәйнең яфраклары зураеп ачыла. Алар ачык төстә була. Яхшы яшел чәй үтә күренмәле булырга тиеш.

Чәй артык ачы булмаска тиеш. Чәйдән бераз балык исе килсә, димәк, ул дөрес сакланмаган.

Ашказаны авырулары көчәйгәндә, яшел чәй белән мавыкмаска кирәк, ди белгечләр. Анемия һәм тимер дефициты булганда, яшел чәйне ашаганнан соң 30-40 минут үткәч кенә эчәргә ярый. Йокысызлык вакытында көннең икенче яртысында чәйдән тыелырга кирәк. Яшел чәйне ач карынга эчәргә ярамый. Аны кайнар килеш түгел, ә җылы хәлендә эчәләр.

Яшел чәй ашкайнатуны яхшырта. Анда бик күп файдалы матдәләр бар, ул организмга токсиннардан арынырга булыша. Яшел чәйне ашаганнан соң эчү яхшырак.

Кара чәйдә кофеин кофедагыдан күбрәк, шуңа ул көч бирә. Кара чәй кан басымын нормальләштерә, баш авыртканда, күңел төшенкелегеннән һәм стресстан ярдәм итә. Кара чәй дә көч бирә, ләкин чәйдәге кофеин кофедагы кебек агрессив түгел. Чәй эшкә сәләтлелекне арттыра. Даими рәвештә сыйфатлы чәй эчкән кешеләрдә йөрәк-кан тамырлары систиемасын зыян китече сикерешләр булмый.

Гөлназ Җәлилова фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев