Чәегез тәмле булсын!
Яхшы сыйфатлы һәм тәмле чәй сайларга өйрәнәбез
Татарлар чәй эчәргә ярата. Чәйнең карасын, яшелен һәм тагын әллә нинди төрләрен кулланучылар бар. Кара һәм яшел чәйнең аермасы нидә?
Сыйфатлы чәйне үз тәҗрибәңнән чыгып кына ачыклап була. Белгечләр киңәшен тотып, төрле чәйләр алып, пешереп, татып карарга һәм моны мөмкин кадәр ешрак эшләргә кирәк. Шулай иткәндә, тәҗрибәгез артыр.
Чәй алганда, аның яфракларына игътибар итәргә кирәк: алар яхшы бөтерелгән булырга тиеш. Яхшы чәйдә чүп-чар, ят кисәкләр, ботаклар булмый. Ә менә бөреләрнең булуы, киресенчә, чәйнең югары сыйфатлы булуын күрсәтә.
Тәмле чәй хуш исле була. Махсус кибетләрдә чәй банкаларда саклана. Аларның һәрберсен ачып иснәп карарга, яфрак сыйфатын бәяләргә мөмкин.
Супермаркетларда капларга төрелгән чәйләрне “массакүләм сату өчен җыелган тоннажлы чәй” дип йөртәләр. Ул көндәлек куллану өчен әйбәт. Чәй капларында аның сыйфатын күрсәтүче маркировка була: яфраклы чәйләрдә – FOP, вак яфраклы чәйләрдә – BFOP. Иң яхшы сыйфатлы чәй (чәй бөресе һәм яфрагы салынганы) SFT һәм TGFOP маркировкалы була.
Чәйнең саклану вакытын карагыз. Гадәттә ул 24 ай дип күрсәтелә. Саклану вакыты чыккан чәй сәламәтлеккә зыян китермәячәк, ләкин тәмен, хуш исен югалтачак.
“Пакетлы чәй тузан белән буяу кушылган катнашмадан гыйбарәт” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Пакетларга да чәй тутырылган, бары тик ул ныграк вакланган, гранулалы һәм югары сыйфатлы түгел. Мондый чәй ныграк чыга, төсе дә интенсив була, анда таниннар күбрәк. Пакетлы чәй җитештергәндә ясалма буяу кулланылмый. Ә без “тузан” дип йөрткән әйбер ул – чәй гранулаларының иң кечкенә фракциясе: чәйне эшкәрткәндә барлыкка килгән калдыклар яисә махсус вакланган чәй яфрагы.
Чәй тәмен бозмас өчен йомшак һәм яңа кайнатылган су кулланырга киңәш ителә. Суны кайнатып җиткермәсәң яхшырак. Кара чәй өчен идеаль температура – 90-95 градус, яшеле өчен – 70-80 градус.
Кичәге чәйне эчмәгез! Кытайда мондый эчемлекне елан агуына тиңлиләр һәм сәламәтлек өчен куркыныч дип саныйлар.
Белгечләр югары сыйфатлы чәйгә сөт, сөт өсте, шикәр салуны өнәми. Беренчедән, организмга аны үзләштерү җиңел түгел, икенчедән, сөт һәм шикәр – артык калорияләр, өченчедән, чәй тәмен тулысынча тоеп, ләззәтләнә алмаячаксыз.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев