Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Битне сабын белән юмагыз

Белгеч киңәше

Матур йөз-бит турында кем генә хыялланмый икән. Биткә бетчә чыгу сәбәпләре бихисап. Яшүсмер чакта ул организмдагы гормоннарның эшләвенә бәйле.
Әмма бит тиресен дөрес чистартмау да проблемаларга китерә. Косметолог Лилия Таһирова киңәш иткәнчә, һәркемнең өйдә үзе генә файдалана торган сөлгесе һәм мендәре булырга тиеш. Шул рәвешле, тиредә бетчә чыгарта торган микроорганизмнарның санын киметеп була. Кайчакта бетчә чыгу ашказаны 
эчәк авыруларына бәйле булырга мөмкин. Ул вакытта гастроэнтерологка мөрәҗәгать итеп, дәваланырга кирәк. Күпләр бетчәне сытарга ярата, шулай эшләсәң, алар бүтән чыкмаячак дип уйлый. Әмма алай бетчә үрчи генә. Кайбер кешенең бит тиресе бик майлы яки коры була, бу май бизләренең эшчәнлегенә бәйле. Ул бизләр актив эшләсә, тире майланып тора. Шулай да, бит тиресе нинди генә булмасын, аны һәрвакыт әйбәтләп чистартырга кирәк. Моңа төрле юыну әйберләрен кулланып ирешергә мөмкин. Аларны шулай ук битнең төренә карап сайлау мөһим. 
– Күп кеше битен сабын (исле яки кер сабыны) белән юа. Сабын куллану дөрес түгел! Агрессив сабыннардан битебез нык зарарлана, аның саклый торган функциясе бозыла. Әгәр тире майлы булса, махсус гель, мусс кебек юыну чаралары куллана аласыз. Коры тирегә дә «йомшак» кына тәэсир итә торган юыну чаралары булыша, – дип киңәш итә Лилия Таһирова. Бит тиресенең кызыклы үзенчәлеге бар: андагы мускуллар тирегә нык ябышкан, шуңа күрә
мускуллар хәрәкәтләнгәндә тиредә җыерчыклар чыга. Еллар үткән саен мускуллар тыгызлыгын югалта, җыерчыклар да ныграк уела башлый. Косметологлар мускулларның тыгызлыгын саклау өчен массаж, физик күнегүләр ясарга киңәш итә. 
– Яшьтән үк бит тиресен кояш нурларыннан, кипшенүдән сакларга тырышучы кешеләр олыгайгач та яшь һәм матур күренүләре белән аерылып тора, – ди Лилия Таһирова.

Фото – нейрочелтәрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев