Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Беренче медицина ярдәме

Тормышта төрле хәлләр була. Шәфкать туташы булмасагыз да, беренче ярдәмне күрсәтергә мөмкин.

Беренче медицина ярдәме 

һушыннан язган кешене җиргә яткырыгыз. Баш астына берни дә салырга кирәкми, аяклары башыннан югарырак торсын. Изүләрен чишегез, бил каеш­ларын ычкындырыгыз. Битенә салкын су бөркегез һәм нашатырь спирты иснәтегез. Авыру озак вакыт аңына килмәсә, ясалма сулыш алдырыгыз.

Эссе кояш суккан кешене күләгәле салкынча урынга утыртыгыз, салкын чәй эчерегез, чишендереп, салкын суга манылган сөлге белән ышкыгыз яки салкынча су сибегез. Башына һәм йөрәк турысына салкын компресс куегыз.

Ярадан кан акканда яралы кулны яки аякны күтәртәләр һәм яраланган урыннан өстәрәк артерияне кысып тоталар. Кан агу бик көчле булганда, жгут салырга яки боргычлап бәйләргә һәм авыруны табибка илтергә кирәк.

Фото - "Татар-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев