Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Күкрәк сөтен ничек арттырырга?

Баланы күтәреп йөрегез, үз яныгызга яткырыгыз.

Сабый өчен иң яхшысы - күкрәк сөте. Бер генә ясалма тукландыру азыгы да ана сөтен тулысынча алыштыра алмый. Әмма кайчак теләк белән мөмкинлек туры килми, ананың сөте аз була. Бу очракта нәрсә эшләргә?

Бала имезүче анага стресслар зыянлы, шуңа күрә гаиләдә һәрчак тынычлык булырга тиеш. Ул көндез ял итеп алырга, шул ук вакытта туклану режимын кайгыртырга тиеш. Баланы ашатыр алдыннан һәм ашатканнан сон, 200 мл теләсә нинди әче сөт ризыгы, гөлҗимеш төнәтмәсе яки яңа пешерелгән сөтле чәй (яшеле яхшырак) эчәргә була. Балага тәүлегенә 10-12 тапкыр күкрәк сөте бирергә (төнлә дә ашатырга кирәк, чөнки бу сәгатьләрдә сөт секрециясен арттыручы пролактин гормоны күбрәк бүленеп чыга) кирәк. Шул ук вакытта бала белән контактның да файдасы зур. Баланы күтәреп йөрегез, үз яныгызга яткырыгыз. Бу баланы да тынычландыра, әнисенә якынайта, ул активрак имә башлый.

Халык медицинасында лактацияне арттыручы үләннәр бар. Әнис, фенхель, укроп ашкайнату проблемасын хәл итәргә ярдәм итә. Бөтнек, мелисса тынычландыра, кычыткан гемоглобинны күтәрә, физик арыганлыктан ярдәм итә.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев