Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Баш авыртканда

Баш авыртканда дару төймәсенә үрелгәнче тәкъдим ителгән киңәшләрне кулланып карагыз әле, бәлки ярдәме тияр.


Кинәт баш авырта башласа, баш киемен салырга кирәк, бу кан тамырларына басымны киметә, аларга кислород яхшырак үтеп керә. Аннары 1 стакан җылы су эчү файдалы, ул кан тамырларын киңәйтәчәк, канны сыекландырачак. Авырту һаман кимемәсә, күзне йомып, тыныч кына ятып торырга кирәк. Аннары бармакларга, чигә һәм колакка массаж ясарга була. Болай да авырту басылмаса, түбәндәге киңәшләрнең берсен кулланып карагыз. Лимон йомшагын 2-3 минутка чигәләргә куеп тору, яки 1 стакан җылы суга 1 лимон согын сыгып эчү булышырга мөмкин. Атнасына 1 тапкыр булса да кәбестә согы эчү баш авыртуыннан саклый. Чигәгә 5-10 минутка кәбестә яфрагы куеп торырга да була.

Фото "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев