Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Азык-төлекне туңдырыргамы?

Катырылган яшелчә, җиләк-җимеш кыш көне витаминнар ашарга да, акчаны янда калдырырга да мөмкинлек бирә.

Кышын һәм язын яшелчә, җиләк-җимеш күпкә кыйммәтрәк, шуңа күрә күп хуҗабикәләр азык-төлекне җәйдән катырып куя. Әлеге ысул белән саклау уңайлы. Күпләр тазә җиләк-җимеш, яшелчәләрне куллану яхшырак, ди. Бу фикер белән пешекчеләр дә килешә, ләкин кагыйдәләрдә искәрмәләр дә була.
Тазә җиләк сезоны кыска, шуңа аны туңдырылган килеш сатып алу күпкә отышлырак. Пешекчеләр аңлатуынча, мондый җиләкләр белән ризык әзерләү уңайлырак: камырга кушканда җимеш формасын саклый, ә тәме җәйге җиләкнеке кебек була.

Яңа җитешкән борчакның саклау вакыты кыска, катырылган борчак тәмлерәк була. Бүлмә температурасында сакланган кукуруз тәмен һәм туклыклы матдәләрен югалта, шуңа бу яшелчәне дә дөрес сакларга кушалар.

Фри-бәрәңгене өйдә әзерләү озак: чистартырга, турарга, суда тотып, артык крахмалын бетерергә, йомшартыр өчен башта – 170, аннары 190 градуска кадәр җылытылган духовкада кызарганчы кыздырырга кирәк. Ярымфабрикат алып кыздыру җиңелрәк булачак.

Пешекчеләр тазә итне стейк пешерер өчен генә куллана. Иттән шулпа кайнатырга яки аны башкача пешерергә уйласагыз, курыкмыйча катырыгыз. Әлеге ысул нәтиҗәсендә ризык тәмлерәк тә булачак: иттәге су каткач, боз кристаллары җепселләрне һәм тукымаларны җимерә, ризык йомшаграк була. 
Кайбер хуҗабикәләр пешерелгән ризыкны да туңдыра. Аш пешергәндә шулпагыз артык кала икән, аны формаларга яисә контейнерларга салып катырырга мөмкин. Әмма шулпаның чиста булуы, анда яшелчәләр эләкмәве мөһим.

Кәбестә шулпасы, борщ, солянка кебек ашларны да туңдыра аласыз. Элек кышын кәбестәне башта мичтә пешергәннәр, аннан катырганнар һәм җылытып ашаганнар. Катырып эреткән щи тагын да тәмлерәк була, диләр.

Ашны катырырга ниятләгәнсез икән, анда ярмалар булмасын. Ашны порцияләргә бүлеп, кечкенә савытларда туңдыру уңайлырак. Эреткәннән соң аш тиз бозылырга мөмкин. Ашта ит кисәкләре булса, аларны аерым туңдырырга киңәш ителә.

Балык ашларын, бәрәңге боламыгы кушылган ашларны катырмыйлар. Эрегәндә аларның структурасы бозыла һәм аш тәмсезләнә.
Кәтлитләр кыздырылган килеш тә, кыздырганчы да яхшы ката. Тавык итеннән пешерелгән ризыкларны, кыздырылган тавык ботларын да туңдырырга мөмкин. Әмма эреткәннән соң аны озак тотмау мөһим. 

Җиләк-җимешне, яшелчәләрне катыру алдыннан иң мөһиме – аларны яхшылап чүпләргә, юарга һәм киптерергә кирәк. Азык-төлек яңа булмаса яки артык дымлы булса, аларда бактерияләр үрчү ихтималы зур. Мондый ризыклар тәмсез генә түгел, сәламәтлеккә дә зыянлы.

Туңдырылган азык-төлекнең тәмен саклар өчен аларны табигый рәвештә эретегез һәм кабат катырмагыз.

Наилә Сәлахова фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев