Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда 2023 елда илкүләм проект буенча 3,6 мең гектар урманнар торгызылган

Быел Татарстанда урманнарны торгызу эшләре 3,6 мең гектар мәйданда алып барылды. Әлеге мәгълүматлар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында үткән киңәшмәдә яңгыратылды.

Бүгенге көндә урман хасил итүче төп токымнарның 11,6 тонна орлыгы җыелган. «Урман орлыкчылыгы объектларында вак яфраклы юкә орлыкларын әзерләү планын үтәү таләп ителә», – дип искәртте Илгизәр Зарипов .

Министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов төп доклад белән чыгыш ясап, урман культуралары сезонында 4 мең гектар мәйданда урман культуралары яңадан утыртылуы һәм киләсе елга утыртылачак культуралар өчен 1,4 мең гектар туфрак участоклары әзерләнүе турында да әйтте.

Татарстанда урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла. Аның төп максаты – юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 2024 елга кадәр 100 процентка җиткерү. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев