Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Хәрәкәт дәвам итә

Мөслим мөхтәсибәте, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге, инициатив төркем һәм волонтерлар хәләл үзәктә “Киемгә – икенче тормыш” акциясен үткәрде. Акция районда елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында өченче ел рәттән оештырыла. Максаты – авыр хәлдә калганнарга, мохтаҗларга, күпбалалы гаиләләргә ярдәм итү, хәйриячелек эшенә халыкны җәлеп итү.

Быелгы чарага “Татнефть” хәйрия фонды да өлеш кертте. Илүсә Исламова башлангычы белән мөхтәсибәт һәм “Ак калфак” оешмасының Мөслим бүлеге әлеге фонд оештырган социаль инициативалар бәйгесендә катнашып грант отты. Әлеге средстволарга кием элгечләре алынган. Шул рәвешле киемнәрне китерүчеләргә дә, алырга килүчеләргә дә уңайлырак шартлар тудырылган. Якын арада шкафлар да кайтарту күздә тотыла. – Быелгы чарада 258 кеше катнашты. Киң күңелле якташларыбыз тарафыннан 7870 данәдә кием-салым, уенчыклар, йорт җиһазлары китерелде һәм хаҗәте булганнарга таратылды. Районыбызның бар авылларыннан да, шулай ук Сарман, Азнакай, Минзәлә, Ютазы, Бөгелмә районнарында, хәтта Казанда яшәүчеләр дә игелекле эштә актив катнашты.
Чара вакытлыча акция генә түгел, ә мәрхәмәт ияләре хәрәкәте төсен алды. Ярдәм сорап та, хезмәттәшлек тәкъдим итеп тә хәбәргә
чыгучыларның саны һаман арта бара, – ди Илүсә ханым. “Кешеләргә файдалы бул, кешеләр арасында иң яхшы лардан булырсың”, – дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд (Аллаһның аңа рәхмәте һәм сәламе булсын). “Киемгә – икенче тормыш” акциясендә теләге булган, күңеле кушкан һәркем кат наша ала. Киләсе игелек атнасы октябрь аена планлаштырыла. “Киемнәрнең яхшы халәттә, сөенә-сөенә киярлек булуы шарт. Малайлар, ир-атлар өчен булган киемнәргә, аяк киемнәренә ихтыяҗ аеруча зур”, – ди оештыручылар.

 Рәмилә Сәләмова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев