Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Вәрәшбашта имамнар җыелды

Районыбыз имамнары чираттагы җыелышка Вәрәшбаш авылы мәчетенә җыйналдылар.

Вәрәшбаш авылы мәчетендә районыбыз имамнарының чираттагы җыелышы узды.

Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева җирлектәге эшчәнлек белән таныштырды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин районкүләм  оештырылган "Нурлы мәчет" конкурсына йомгак ясады:
1 урында Тат Бүләр мәчете,
2 урында Тойгелде,
3 урында Метрәй мәчете.
Бәйге җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды.
Кунаклар арасында ТР Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов та бар иде. Ул Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән 20 ел намуслы хезмәте өчен Мәлләтамак авылының имамы Өлфәт хәзрәткә Рәхмәт хаты һәм медаль тапшырды.
Хөрмәтле кунак шулай ук Мөслим районы башлыгы Альберт Хуҗин белән очрашты.

Фото - Мөслим районы мөхтәсибәте архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев