Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Дин вә вөҗдан

Унбер айның солтаны

Бу айда ураза тоту – намаз үтәү, зәкят бирү кебек иң мөһим, беренче чиратта башкарылырга тиешле фарыз гамәлләрнең берсе. Мөселманнар бу айны зур кунакны көткән кебек көтеп ала. Бер елда 12 ай булып, Аллаһы Тәгалә иң мөбарәк ай дип Рамазан Шәриф аен тәгаенләгән.

Адәм баласының эчендә ике төрле көч яши: берсе – акыл, икенчесе – нәфес. Аларның икесе дә кирәк, берсен икенчесеннән аерырга ярамый.

Хайваннардан аермалы буларак, Аллаһы Тәгалә кешегә акыл биргән. Акыл ярдәмендә кеше уйлый, фикерли, гыйлем туплый, дөрес юлны таба. Шул ук вакытта адәм баласына нәфес тә кирәк. Нәфессез инсан адәм түгел. Нәфес кешене алга өнди, югары күтәрә, төрле дәрәҗәләргә ымсындыра. Нәфессез, шәһвәтсез ир-атның – хатын-кызга, хатын-кызның ир-атка карата кызыксынуы булмас, гаиләләр төзелмәс, балалар тумас, кеше үзеннән соң нәсел калдыра алмас иде.

Бар хикмәт шунда ки, акыл нәфес белән идарә итә белергә тиеш. Нәфес акылны үз кулына алса, кеше кешелеген югалта, ахыр чиктә хайван дәрәҗәсенә төшәргә дә күп калмый. Нәфес нигездә чамадан тыш куп ашау, шәһвәл hәм иблис вәсвәсәсе тәэсирендә көчәя. Ураза тотуның максаты – нәфесне зәгыйфьләндерү. Көн дәвамында ашау-эчүне киметү, шәһвәттән тыелып тору нәтиҗәсендә нәфес көчсезләнә. Кеше күбрәк уйлый, фикер йөртә, үзе өчен файдалы ачышлар ясый башлый.

Ураза тотуның өч дәрәҗәсе бар. Беренче ункөнлектә кеше ашау-эчүдән тыелырга өйрәнә. Монысы иң җиңеле. Кайберәүләр уразага артык авырлыктан котылу ниятеннән керә. Әйе, ураза тоту безнең тәнебезгә ял бирә. Ел буе тулы көченә эшләп “арыган” ашкайнату әгъзалары хәл ала. Әмма артык авырлыктан котылу, тән сәламәтлеген ныгыту бердәнбер һәм төп максат булырга тиеш түгел. Төп максат итеп ябыгуны куйган кешеләр, гадәттә, ачлык хисен авыр кичерә.

Беренче чиратта, ураза тоту ул – рухи чистарыну, калебеңне дөресләү максатын алга кую. Гайбәт сөйләү, сүз йөртү, вакытны бушка уздыру, күпсүзлелек, көнчелек, ялган сөйләү, хәрамгә керү, хәйлә-мәкер, алдашу, язмыштан ризасызлык, әйләнә-тирәдәге кешеләр яки тереклек ияләре белән начар мөгамәләдә булу, тәкәбберлек, эгоизм кебек киң таралган гөнаһлардан арыну жиңел түгел. Әмма Рамазан аенда гөнаһлардан саклану, дөрес тормыш итү рәвеше гадәткә әйләнеп китә. Шул вакытта ураза тотуның икенче дәрәҗәсен үтәгән булып саналасың.

Билгеле бер рухи чистарыну дәрәҗәсенә ирешкән кешелергә Аллаһы Тәгалә үзенең могҗизасын күрсәтә: кеше ач торуны җиңел кичерә башлый. Кеше ашау өчен яшәми, ә яшәү өчен ашый, дигән әйтемнең асыл мәгьнәсен менә шунда чын-чынлап төшенә башлыйсың. Бозык уйлардан да саклана алсаң, монысы өченче дәрәҗәгә ирешү турында сөйли.

Елның иң мөбарәк кичен – Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы ун көне арасыннан эзләргә кушалар. Ни өчен бу көн мәгълүм түгел? Моның төбендә дә зур хикмәт ята. Бу бәрәкәт вә гыйззәт, мәңгелек сәгадәт вә бәхет вәгъдә итүче кичә тәгаен билгеле булса, ялкау адәм баласы шушы бер көнне генә тырышып гыйбадәт кылыр иде. 

Рамазан аенда шайтанның кул-аягы богаулана. Бу – шайтан вәсвәсәсе тәэсирендә кылына торган гөнаһларга юл ябыла, дигән сүз. Кеше гөнаһ кылса да, үз ихтыяры белән генә кыла. Аның үз гаебен шайтанга, иблис коткысына сылтарга хакы калмый.

Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. үзенең бер хәдисендә: “Кем уразаны иман белән, ихласлык белән шәригать кануннарына туры килгән рәвештә тота, Аллаһы Тәгалә бу кешенең барлык гөнаһларын кичерер”, – ди. Моңарчы бер көн дә ураза тотып карамаган кеше өчен 30 көнлек уразага керү мөмкин булмаган эш кебек тоеладыр. Кайберәүләр ихластан: “Өч көн генә булса да ураза тота алсам иде”, –ди. Әмма шунда бер белдеклесе әйтеп куя: “Тотсаң, тулысынча тот инде, я бөтенләй тотма”. Икенче берәве исә: “Намаз укымасаң, уразаң кабул булмый”, – дип куркыта.

Беребезнең дә эш-гамәлләребезнең кабул булу-булмавы җөръәтеннән фәтва чыгарырга хакы юк. Кабулмы-түгелме икәнен бер Аллаһы Тәгалә генә белә.

Беркайчан да ураза тотып карамаган кеше уразага керергә тели икән, аңа каршы килергә түгел, ярдәм итәргә кирәк. Быел өч көн тотып карасын. Иртән сәхәр ашау, кичен авыз ачуның илаһи ләззәтен тойган кеше, һичшиксез, икенче елны да уразага керәчәк. Бу аңа ислам дине белән кызыксынып китәргә, тормыш рәвешен Аллаһ кушканча дөресләргә сәбәп булачак.

Гомумән, намазмы ул, ураза тотумы, диннең төп баганаларын үтәп яшәү кешене яман гадәтләрдән арындыра, тормыш мәгънәсен аңлап-тоеп яшәргә өйрәтә. Изге Рамазан ае безнең калебләребезне чистартсын, бер-беребезне гафу итәргә, татулашырга, жаныбызны камилләштерергә форсат чыгарсын иде.

Рамил хәзрәт Юныс, Казанның Иске Таш мәчете имамы.

“Әманәтле гомер юлы” китабыннан.

 Азирә Гәрәева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев